Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Куба кунаклары

    (хәтер) Илле җиденче елның җәе гаҗәеп матур килде. Колхозыбыз кырларында игеннәр зур уңыш вәгъдә итеп шаулап үстеләр. Хәзер төп бурыч - ипекәйләрне бөртеген дә калдырмыйча җыеп алырга кирәк иде. Шундый матур хыяллар белән дәртләнеп уракка төштеләр, басулар комбайннар гөрелтесенә күмелде. Урып - җыю әнә шулай күңелле генә барганда, кинәт һава...

    (хәтер)

    Илле җиденче елның җәе гаҗәеп матур килде. Колхозыбыз кырларында игеннәр зур уңыш вәгъдә итеп шаулап үстеләр. Хәзер төп бурыч - ипекәйләрне бөртеген дә калдырмыйча җыеп алырга кирәк иде. Шундый матур хыяллар белән дәртләнеп уракка төштеләр, басулар комбайннар гөрелтесенә күмелде. Урып - җыю әнә шулай күңелле генә барганда, кинәт һава торышы үзгәреп китте. Башка елларга караганда шактый алдан килгән явымлы көз авыл халкын тирән борчуга салды. "Нишләрбез? Ходай шулай мул итеп биргән уңышны ничек җыеп алырбыз? Комбайнчыларыбыз сынатмаслармы?" - авыл халкының бөтен уй - теләге шул иде.

    Шөкер, комбайнчылар сынатмадылар. Күк йөзе болытлардан ачылып киткән һәр сәгатьне, һәр минутны файдаланырга тырыштылар, хәтта комбайннары янында кунып калган чаклары да булды. Һәм, ниһаять, тырышлык үзенең нәтиҗәсен бирде. Урып - җыю бераз соңарак калып булса да уңышлы төгәлләнде.

    Колхозда урып - җыюның шулай бик авыр шартларда үткәнен үз күзләре белән күреп торган,әле шул елны гына Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап колхозга инженер - механик булып килгән Назимбаев, бер көнне колхозның идарә утырышында: ял бирепме, яки башка берәр чара оештырыпмы комбайнчыларның күңелләрен күрергә кирәк иде, дигән тәкъдим белән чыгыш ясый. "Мин үзем дә ул турда уйлап йөрим әле",- ди колхоз рәисе. - Менә Октябрь бәйрәме якынлашып килә, без аларны, әлбәттә, клубта тантаналы шартларда бик зурлап бүләкләрбез дип торам. Ә хәзер, белмим шул, нишләргә мөмкин, әйдә уйлашыйк", - дип сүзен тәмамлый. Төрле тәкъдимнәр була. Шунда бригадирларның берсе: "Ижауга Мәскәү циркы килгән, бик шәп тамаша күрсәтәләр икән. Давай, җибәрик комбайнчыларны, рәхәтләнеп ял итеп, цирк карап кайтсыннар", - ди. Бу тәкъдим барсына да ошый һәм бертавыштан кабул ителә. Эшне кызу тоталар, икенче көнне үк бухгалтериядән кызларның берсе Ижауга барып билетлар алып кайта.

    Шулай итеп циркка барырга хәзерлек башлана. Ул елларда колхозның автобусы юк иде әле. Механизаторлар иркенрәк кузовлы ЗИЛ машинасын юлга әзерләргә керешәләр: утырырга эскәмияләр ясап, өстен брезент белән каплап ЗИЛны пассажирлар йөртә торган машина рәвешенә китерәләр.

    Шимбә көн иртән бәйрәмчә киенгән комбайнчылар машина паркы алдына җыелалар, циркка баралар бит, кәефләр күтәренке, йөзләрдә мөләемлек. Инженер Назимбаев белән комбайнчы Аяз аеручааерылып торалар, икесе дә кап - кара сакалдан. Ул елларны Советлар Союзының Куба республикасы белән дуслыкның кызган чагы, Мәскәүгә килгән Куба башлыгы Фидель Кастроны гәҗит - журнал битләрендә күреп безнең илнең күп кенә яшьләре сакал үстерә башладылар. Назимбаев Казаннан ук авылга сакал белән килде, Аяз шомырт кара сакалын авылда үстерде. Авыл халкы өчен бераз ятрак күренеш булса да, сакаллары йөзләренә килешеп торгангамы, аларның сакал үстерүләрен беркем дә гаепкә санамады.

    Цирк тамашачыларын төягән машина "Сенной рынок"ны үтеп цирк бинасы янына килеп туктый. Борчаклар кебек тәгәрәшеп машинадан коелалар. Цирк башланырга әле дүрт сәгать бар. Җитәкчеләре Назимбаевка ул кушкан вакытка шушы урынга кабат җыелырга сүз биреп: берәүләре кибетләргә, икенчеләре туган - тумачаларына кереп чыгасы бар дип, таралышып бетәләр.

    Кич, цирк башланырга бер сәгать кала, кабат барсы да җыелып бетәләр. Ләкин кәефләре төшенке: кибетләрдә йөреп арыганнар, ачыкканнар, туган - тумачалардан дакайнар чәй эләкмәгән, күбесенең фатирлары бикле булып чыккан икән. Барсы да: "Карыныбыз бик ачты, их, берәр җиргә кереп тамак ялгап алырга иде", - диләр. Цирк буфетына кагылып карыйлар, анда да тамак туклыгы булырдай ризык күренми. Яннарыннан узып баручылардан сораша торгач, якында гына кафе барын ишетеп, шунда юнәләләр. Бер килмәсә килми бит ул, кафедә дә халыкның эштән кайткан вакыты булгангамы, дилбегә буе чират була. Барсының да соңгы чиккә җитеп кәефләре кырыла. Кайберләре хәтта, цирк дигән булып нигә килдек микән, дип үкенеп тә куялар. Әнә шулай, тагын нишләргә мөмкин, дип уйлашып торганда, араларында чаярак комбайнчы Зөфәр кинәт: "Таптым!" - дип кычкырып җибәрә дә, Назимбаев белән Аяз янына килеп: "Әй, сакалбайлар, бөтен өмет сездә",- дип пышылдап кына үзенең планын сөйләп бирә. Назимбаев, аны тыңлап бетергәч: "Юк, юк мин риза түгел, ярамый, алай һич тә ярамый",- дип каршы килеп маташкан арада, Зөфәр юкка чыга. Бераздан ак халат кигән кафе хезмәткәрләренең берсенияртеп кабат килеп җитә. Зөфәр аңар Назимбаев белән Аязны күрсәтеп: "Мин сезгә әле генә сөйләгән Куба кунаклары дигәнем менә шушылар инде.Безнең колхозга аларны Мәскәү җибәрде, тәҗрибә уртаклашырга. Между прочим, Мәскәү һәр көнне шалтыратып аларның хәлләрен белеп кенә тора..." ди."Зур кунаклар икән, - ди теге хатын, Назимбаев белән Аязга тагын бер тапкыр җентекләп карап алгач. - Исәнмесез, хөрмәтле Куба кунаклары", - дип бөгелә- сыгыла сәләмли. Боларның барсын да башта тыныч кына күзәтеп утырган Назимбаевның кинәт түземлеге бетә. "Без Куба кунаклары түгел", - дип әйтергә урыныннан кузгала. Зөфәр аның ниятен шунда ук, сизеп аны кочагына алган булып, кулы белән җилкәсенә басып урынына утырта. Үзе шыпырт кына тегенең колагына: "Күзле бүкән кебек утырмагыз инде, зинһар, чит телдә берәр нәрсә мыгырданыгыз, бөтен планны хәрап итәсез бит"- ди. Назимбаевның каршылыгы сына, без Куба кунаклары түгел дип акланып маташу хәзер инде соң икәнен, Зөфәргә буйсынудан башка чара калмаганын аңлап: " ...Советико унион ... Республика Куба - дружбо! Никита Хрущев... Фидель Кастро амиго компаньерос!"- ди, үзе өсте - өстенә елмая. Аяз да аның авызыннан чыккан һәр сүзен җөпләп, епмаеп, ияген кагып утыра. Егетләр рольләрен ышандырырлык итеп башкаралар.

    Тиздән боларны барсын да залга чакырып алалар. Өстәлләрдә, урындыклар да табыла. Официантлар тыз - быз килеп йөгереп кенә йөриләр. Зур кунаклар өчен аерым бүлмәләре дә бар икән, Куба кунакларын шунда кертеп утырталар. Урын йомшак, бүлмә люстралар белән яктыртылган, өстәл тулы ризык. Назимбаев бу ялган белән ирешелгән хөрмәткә бик уңайсызлана. Шуның өстенәтеге хатын тагын кереп җитә: "Йә, ничек? Урыннарыгыз көйлеме? Һичтә уңайсызланмагыз, сорасы нәрсәләрегез булса сорагыз, табып китерербез, хөрмәтле Куба кунаклары",- ди.

    Ялганнары өчен оятыннан җир тишегенә кереп качарга җиткән, без сезне алдадык, без Куба кунаклары түгел дип әйтергә Назимбаев яңадан уңайсызланып кына урыныннан тора. Ләкин бу юлы да әйтә алмый кала, теге хатынны ашыгыч кухняга чакырып алалар.

    Тамак туйдырып чыккач барсының да кәефләре күтәрелә, рәхәтләнеп цирк карыйлар. Цирк тамашасыннан алган тәэсирләр машиналарына төялеп кайтырга чыккач та дәвам итә. Бигрәк тә клоуннарның кыланышларын берсеннән - берсе уздырып сөйли - сөйли рәхәтләнеп көләләр. Назимбаев кына көлми. Кафедагы ялган һаман тынгы бирми аңа. "Ул шантажны беренче булып син башлап җибәрдең", - дип янәшәсендә утырып кайткан Зөфәрне әрләп ташлый. Зөфәр дә сискәнә. Бергәләп уйлашалар: нишләргә? Гафу үтенергәме? Ничек? Кире барып, без сезне алдадык хөрмәтле иптәшләр, гафу итегез дип булмый бит инде. Назимбаевеың борчылганын күреп барсы да аны тынычландырырга тырышалар. Бу булган хәлне узара сер итеп калдырырга, беркемгә дә таратмаска сүз бирәләр.

    Халык әйтмешли, "без капчык эчендә озак ятмый шул, бер тишеп чыга". Шактый вакытлар узгач,бу сер дә берсенең авызыннан ычкынып, авылда таралып өлгерә.Әле хәзер дә "Куба кунаклары" дигән бу мәзәк вакыйга авыл халкы телендә яшәвен дәвам итә.

    ГАБДУЛЛА ГАЛИЕВ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: