Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өреле күл сере

    (хикәя) Август кояшы бүген гадәттән тыш үтә кыздыра, күк йөзенең зәңгәрлеге, каурый-каурый ап-ак болытлар да күңелгә рәхәтлек бирә.Урып-җыю эшләренең вакытында бетәчәгенә өмет уяна. Ә авыл халкына тагын ни кирәк? Июль ае, август башы яңгырлырак булды, шулай да печәннәрне вакытында җыеп өлгерә алдылар. Җиңел булмады-мондый вакытта авыл кешесе йокы күрми инде....

    (хикәя)

    Август кояшы бүген гадәттән тыш үтә кыздыра, күк йөзенең зәңгәрлеге, каурый-каурый ап-ак болытлар да күңелгә рәхәтлек бирә.Урып-җыю эшләренең вакытында бетәчәгенә өмет уяна. Ә авыл халкына тагын ни кирәк? Июль ае, август башы яңгырлырак булды, шулай да печәннәрне вакытында җыеп өлгерә алдылар. Җиңел булмады-мондый вакытта авыл кешесе йокы күрми инде. Чапкан печәнен алып кайтып урнаштырганчы, бер яңгыр болыты күрсә дә, тилмереп күккә карап, гомере үтә, төн йокылары кача. Касыймга бу вакытта эш аеруча күп була. Көне- көне белән ике-өч сәгать йоклаган килеш машина рулен әйләндерергә туры килә. Колхозда да эш күп, авыл кешесенең печәнен алып кайтырга да кирәк...

    Ә бүген аның кәефе аеруча күтәренке. Көннең әйбәт булуы өстенә ял көннәрендә булачак очрашуга бәйле күңелендә туган рәхәтлек хисе эчкә сыймый, җыр булып яңгырый башлый:

    Әй шофер,тот рульне,тот туры,

    Юлларыңа бәхет яугыры…

    ...Касыйм армиядән кайтып бер атна үтмәде, аны колхоз идарәсенә чакырдылар. Колхоз рәисе Әнәс абыйсы аны ачык йөз белән каршы алды:

    - О!!!Солдат кайткан...Чын егет, баһадир булып кайткансың бит! Әйдә егетлегеңне күрсәтергә вакыт. Паркта машиналар көтә сине, сайлап ал да эшкә кереш... Сайлап алу дигәннән, анысы шаярту гына булды, ахрысы. Шактый тузган, буяулары кырылып, ишеге дә юньләп ябылмый торган машинаны "сайлап алды" Касыйм.

    Өйгә кайткач, зарлана башлаган иде - Шәрәфи абзый коры тотты:

    - Берлинны да тиз генә алмадык. Вакыты белән барысы да булыр... "Бәлки шәһәргә китәргәдер..." дип күңелен кытыклап торган уйлары да бәллүр пыяла шикелле чәлпәрәмә килде. Әтисе сугыштан чатанлап кайтты, әле дә төннәрен сызлана.Сызланса да колхоз эшенә йөри,әле менә,өйне ничек сипләргә,дип баш вата. Әтисенең исән кайтуы бәхет - шатлык булды. Ә бит сугыш күпме яшьтәшләренең әтиләренә туган якка юлны мәңгегә япты.... Кичен клубка чыкты. Авыл яшьләре Май бәйрәменә багышлап,концерт куялар икән. Концерттан соң яшьләр җырлап-биеп күңел ачтылар. Аны да әле танцыга, әле әйләнергә чакырдылар. Алар урамында яшәгән ике кыз - Зәкия белән Әлфия аңа утырып торырга да ирек калдырмадылар. "Касыйм абый, Касыйм абый", - диеп, әле берсе, әле икенчесе әйләнергә чакырды. Клубтан чыккач та, ике кыз аның янына килеп җиттеләр.

    - Касыйм абзый, үзеңне озатып куйыйкмы әллә?

    - Озатыгыз әле, кызлар! Күптән төнлә йөргәнем юк, адашырмын... Шаярышып - көлешеп алар капка төбенә җиттеләр. Шаян -шук Зәкия елагандай итеп:

    - Ә без ничек кайтабыз инде!? Адашсак...

    -Хәзер минем чират инде, кызлар... Мин озатам инде сезне. Башта Әлфияне озаттылар, аннан Касыйм Зәкияне озата китте. Зәкияләрнең капка төбендә озак кына сөйләшеп тә тордылар. Зәкия күрше авыл мәктәбендә 8 нче сыйныфта укый икән. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәләгә медицина училищесына укырга барырга җыена. Менә шулай очрашып, озатышып йөри башладылар. Касыйм гашыйк булганын сизми дә калды. Зәкия Минзәләгә имтиханнар бирергә киткәч, егет үзенә урын тапмады, күңелен корт кимерде. Зәкия училищены тәмамлагач, авылга кайтмас, аннары укыган кыз аңа борылып та карамас,дип уйлады. Минзәләдән кайткан кызның кәефе юк иде-конкурстан уза алмаган, сөйләшәсе дә килми. Касыйм эчтән сөенсә дә, аны булдыра алган кадәр юатты, тынычландырырга тырышты:

    - Киләсе елга тагын барырсың, Зәкия, юкка исең китмәсен,- дигән булды. Кыз киләсе елны көтмәде, Саркүл шәһәренә барып, эшкә кереп кайтты - бер больницага санитарка булып урнашкан иде. Авылның күп кызлары Саркүлгә китеп, йә берәр ашханәгә савыт-саба юарга, йә бала карарга урнашалар. Мәктәпне тәмамлагач, яшең җитсә дә, паспорт алып булмый. Менә шәһәрдә туганнары булганнары гына шулай үзләрен " коллыктан" коткара алалар: йә укырга кереп,йә эшкә урнашып, паспорт алалар. Шәһәр ерак түгел, менә бер ел инде шулай очрашып йөриләр. Зәкия август аенда чираттагы ялына кайтырга тиеш. Бүген идарәдән Саркүлгә ашлык илтергә кушкач, бик сөенде,Зәкиянене дә күреп чыгар, бәлки, кайтыр да әле... Ләкин ул бу юлы кайтмады, берничә көннән кайтасын белгәч, күтәренке кәеф белән юлга чыкты. Юллар сикәлтәле булса да,кәефе әйбәт булгангамы,тиз кайтты.

    ...Авылга җитәргә биш-алты чакрым калганда, бик авырдан бөкерәеп атлап баручыны күреп алды. Барган тизлектән узып та китте. Тузан туздырып килүче машинага игьтибар да итмәде, кул да күтәрмәде юлчы.Үзе бик картка охшаган. Гадәттә, каяндыр кайтучылар кул күтәреп туктаталар, аларның авылына автобус-мазар йөрми. Дөрес, күрше Песнәк авылына Саркүлдән грузоавтобус йөри, аннан соң инде җәяү "тәпилисе". Касыйм машинасын чигендереп карт янына туктады.

    - Абзый, кая барасың? Утыр әйдә!

    - Наратлыга кайтам... Кулындагы төенчеге җиңел генә булса да, кабинага бик авырдан менде. Бик йончыган кыяфәтенә, сәләмә генә киемнәренә карагач, Касыймда аны кызгану хисе туды. "Кайтам", - диде. Бер дә күргән кешегә охшамый. Киемнәренә карап, татар кешесе димәссең. Урманның аргы ягында урнашкан урыс авылы картлары шулай киенә. Башындагы каешланып беткән түбәтәе белән түгәрәкләп киселгән сакалы гына татар картын хәтерләтә. Яшен билгеләү дә кыен: җыерчыклар уелып кергән, урыны белән яра эзләре бизәгән биткә караганда, аңа 80-90 яшьләр бирергә булыр иде. Ә 80 яшьлек картны кем ялгызын чыгара инде? Дөрес, элек читкә китеп, олыгайгач, балачагы, яшьлеге үткән туган ягын сагынып кайтучылар күп. Ләкин андыйларны балалары, йә туганнары алып кайта.

    - Кемнәргә кайтасың,абзый? Исемең ничек? Җавап булмагач, колагы катырак, ахры, дип, соравын кычкырыбрак кабатлады Касыйм. -

    - Исемем...Гайнетдин минем...Минем монда беркемем дә юк инде.

    - Танышларың,бәлки ерак туганнарың бардыр?

    - Бер ерак туганым булырга тиеш... Җамалиев Закир. Исәндерме - юкмы, белмим... Аптырады Касыйм бу картка, сорауларга җавапны да теләр - теләмәс кенә җавап бирә.

    - Кайлардан кайтып киләсең, Гайнетдин абзый, башыңа ни эш төште соң?

    - Ерак Себердән мин, улым. Соңгы тапкыр туган якларны күрим дип кайтуым...

    ...Бик кызыксына бу бала. Нәрсә сөйләсен соң ул аңа? Башыннан үткәннәрен гыйбрәт булсын дип сөйләсә генә инде. Юк, сөйләми дә, аны тануларын да теләми. Аңа бәддога укып калган авылдашлары бардыр әле. Юлга чыгаргамы, юкмы дип, озак икеләнде. Кылган явызлыгы өчен җәзасын да алды-күрмәгәне калмады. Бу көнгә кадәр исән яшәве дә үзе бер Ходай җәзасыдыр инде. Барысы да нәрсәдән генә башланды соң? Кем гаепле? Шул усал хатыны Хәбирәме? Юк инде, башы үз муенында иде бит. Бары үзе генә гаепле, шуңа күрә җәзасын да үзе күрә. Сорауларының очына чыга алмый, җавап таба алмый, гомер буе газапланды...

    ...Тормышлары уртача гына - булганына канәгать булып яшәп ятулары иде. Гайни гаиләдә бердәнбер малай, армиягә барыр вакыты да җитеп килә. Садыйк абзый еш кына уфтанып, картаюы, Гайни армиягә китсә, ничек яшәячәге өчен борчыла. Көннәрдән бер көнне ул Кәчәү авылыннан базарга киткән җиреннән кош тоткандай сөенеп кайтып керде. Чәй янына утыргач, бик яшерен сер сөйләгәндәй, ярым пышылдап сүз башлады:

    - Сиңа әйтәм, теге Кәчәүдә староста булып торган Шакирҗанны очраттым. Чәйгә чакырды. Бик кыстагач, кердем инде. Бик йомшарган, үзгәргән. Бик шәп киңәш бирде бит әле ул миңа. Шул җиренә җиткәч, серле генә елмаеп, Гайнигә карап алды.

    - Тагын нинди киңәшләр белән башың әйләнеп кайтты инде? Ул башкисәр Шакир нинди юньле киңәш бирер икән?! Гайшә түти картының алып кайткан киңәшенә битарафлыгын күрсәтсә дә, тыңларга әзерләнде. -Йә сөйлә инде, бездә ишетик...

    - Гайнетдинне армиядән алып калырга була икән...

    - Ничек итеп?

    - Өйләндерергә кирәк.

    - Әстәгафирулла! Яшь бит әле ул, сабый гына...

    - Менә, менә...Сабый дип тормаслар, алып китәрләр бердәнбер малаеңны. Садыйк абзый үзе сөйли, үзе Гайнигә карамый да, гүя бу җитди эш аңа кагылмый иде.

    - Йә, кемгә өйләндерергә телисең инде? Безгә барырдаймы?

    - Бик барырдай... Менә Шакирҗанның Хәбирә исемле кызы бар икән, бик тәүфикълыга охшаган. Безгә чәй әзерләп йөрде. Сорап барсак, каршы булмас Шакирҗан, тел төбеннән дә шуны аңладым…

    - Мин бит әле өйләнергә җыенмыйм.Ул Шакирыгызның кызын күргәнем-белгәнем юк. Бәлки, чатан,саңгыраудыр, - Гайни дә түзмәде-сүзгә кушылды.

    - Чыннан да, сиңайтәм, безнең Гайнетдингә тиңме соң ул? Нәселен-нәсәбен тикшермичә...

    - Нәсел-нәсәбе билгеле инде, ким-хур булырлык түгел. Кыяфәтенә дә сүз әйтерлек түгел, чатан да саңгырау да түгел. Дөрес, яше безнең Гайнетдиннән зуррак бугай. Зуррак булса, тормыш көтәргә әйбәтрәк булыр. Ә улым, белү дигәннән, әллә без әниең белән күрешеп-белешеп өйләнештекме?

    Гомер иттек бит әле, Аллага шөкер...

    -Хәзер заман икенче , көчләп өйләндерү заманы түгел.

    - Сине беркем дә көчләп өйләндерергә җыенмый. Күрерсең, уйларсың, - дип, Садыйк абзый сөйләшүгә нокта куйды.

    Менә шулай өйләндереп тә куйдылар аны. Хәбирә аннан 5-6 яшькә өлкәнрәк булса да,төскә-биткә төшеп калганнардан түгел иде. Саңгырау да чатан да түгел.Үтә чая, бик үткен булып чыкты. Беренче төнне үк , унҗиде яшьлек оялчан Гайнине шаккаттырып, үзе аңа чишенергә булышты. Иркәләү-назлаулары белән егетне тәмам "исертте". Тормыш үз көенә акты, чын мәхәббәтне татырга да өлгермәгән егет язмышы белән ризалашты. Шакирҗан абзый, тырышып, кияүне армиядән алып калды. Хәбирә тәмле юха теле белән бианай-биатайга да, иренә дә ярады, тормышны алып баруны да үз кулына алды: барысы да аның планы буенча барды. Беркайчан да тавышын күтәрмәде, нәрсәгәдер эчтән риза булмаса да, каршы әйтмәде. Әмма, дөреслеген исбатлап, үзенекен эшли торды. Менә шулай тормышыннан канәгать булып яши бирде Гайнетдин. Юк шул, тормыш гел ул дигәнчә генә бармый икән... Беркөнне Шакирҗанның энесе Салих аны өй күтәрү өмәсенә чакырды. Авылның өлкәне-яше шау-гөр килеп эшне кызу тоттылар. Эш вакытында шаян, көлкеле сүз дә туктап тормады, аеруча яшьрәкләр бер-берсен чеметеп-шаяртып сөйләштеләр.

    Авылның ачы теле белән дан алган Госман Гайнине тешләп аласы итте:

    - Ну Гайнетдин малай, Хаҗи бай малаеның калҗасы тәмлеме? Кызның шәбен эләктердең дә инде...

    Гайнинең күз аллары караңгыланып китте, бөтен тәне буйлап эссе йөгерде. Кулындагы балтасын югары күтәргәндә, Салих абыйсы тотып, кулыннан балтасын каерып алды, эшне зурга җибәрүдән саклап калды.

    - Шаярып кына әйтүем, Гайнетдин малай, сине сынар өчен генә. Нирбаларың ничек микән дип? Армиягә бармаган кешенең нирбалары нечкәрәк була шул. Монда да Госман авырткан җиргә кадады... Әйе,туй алдыннан әтисе белән әнисенең пыш-пыш килеп сөйләшүләрен дә ишетеп калган иде ул, аңлап кына бетермәде.

    - Әтисе,чабатасы тишек диләр бит әле... имеш...

    - Кеше сүзен тыңлап, башыңны катырып йөрмә. Көнләшеп сөйлиләр инде...

    Менә нәрсә турында сөйләшкәннәр икән?. Эш беткәч, ашарга да кермәде ул, тизрәк үз авылларына кайтып китте. Өйгә кайткач, беркем белән дә сөйләшмәде, урынына кереп ятты. Хәбирә ни юмаласа да, иркәләргә тырышса да, аны этеп кенә җибәрде. Хәбирә аптырады, сәбәбен арыганнан дип уйлады. Ничек итеп сүз башларга белмичә, ничә көннәр үтте, ләкин ничек башларга белмәде. Бу юлы да Хәбирә җайлады: ызгыш-талаш булмый калды. Гайни белән Госман арасында булган хәлне Хәбирәгә тиз җиткерделәр - ике авыл арасы ерак түгел. Кич йокларга яткач, сүзне Хәбирә башлады:

    - Соң, җаныкаем, кеше сүзенә ышанып, балтаң суга төшкән кебек йөрисең. Госман хәерче, үзенә чыкмаганга, шулай үч ала, сине котырта. Безнең тормыштан да көнләшәдер...

    Хәбирә үзенең юма теле белән теләсә нинди кыен хәлләрдән дә чыга белә, ышандыру көченә ия иде. Ачуланышканда, Гайни хаклы булса да, Хәбирә сүзе өстен чыга иде. Озакламый аралары җылынуга тагын бер сәбәп булды. Хәбирә ашау талымлый башлады. Гайнидән бигрәк әти-әнисе сөенделәр. Ике елдан артса да, киленнәренең бәби алып кайтмавына бик эчләре поша иде. Хәбирәгә игътибар тагын да артты, Гайни дә аны җайлап-көйләп кенә тора башлады. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бәхетсезлек аяк астында була. Сыер савып кергәндә аягы таеп егылды, өстәвенә башы белән бозга барып төште. Хәбирә вакытыннан алда үле бала тапты, үзе озак урын өстендә ятты, көн-төн елады. Гайни үзе дә бик кайгырды, хатынын ничек юатырга да белмәде. Ә Хәбирә бу бәхетсезлекне яшьлек гөнаһы өчен Ходайдан җибәрелгән җәза дип кабул итте. Безне капчыкта саклап булмаган шикелле, никадәр тырышсалар да, халык теленә керде. Хаҗи малае Гаяз тәмле теле белән башын ашады шул. Эшне сизгәч, юкка чыкты, Мәскәүгә укырга киткән диделәр. Әнисе белгәч, кеше теленә кергәнче дип, эшне "коры тотты". Гөнаһы зур иде шул, кайчандыр яшьлек юләрлеге белән яралган баласының гомерен кыйган өчен, Аллаһе Тәгалә җәзасы иде бу. Бу вакыйгадан соң Хәбирә нык үзгәрде. Сөйләшмәде, көлмәде, бөтен нәрсәгә-дөньясына битараф булып йөрде. Баштарак холкы йомшарса да, тора-бара кырысланды, хәтта күңеленең иң түрендә яшереп саклаган зәһәрләрен дә чыгара башлады.Үле туган баласы өчен дә Гайни гаепле булды. Янәсе, ул чистартып торса, аяк асты тайганак булмас иде, хатыны егылмас иде. Хатынының күзенә карап тыңларга, аның һәр сүзен җөпләргә күнеккән иргә эчтән булса да үзен гаепләүдән башка чара калмый иде. Тора-бара Гайни дә үзгәрде:сирәк булса да, "камчысын уйната башлады". Аңа да хатынын гаепләргә сәбәпләр табылып кына торды.Йә аш тозлырак булган,йә токмачы куерган... Тормыш итүләренә егерме елдан артты- балалары булмады. Нәсел дәвамчысы да, картайгач, таяныр кешеләре дә юк. Әти-әнисе, онык сөя алмыйча, бакый дөньяга күчтеләр. Бакча, урып-җыю, урман эшләре җиткәч, йә берәр җире авыртып китсә, Гайни бу турыда еш искә төшерә башлады. Мондый вакытта Хәбирә нишләргә белми: әле бер эшкә, әле икенче эшкә тотынып карый. Шулай да җаен табып, ирен тынычландыра иде. Уйламаганда, тормышларында зур вакыйга булды. Монысы да Хәбирә планы белән булды. Көзге суыкларга алмашка ап-ак кыш килде. Хәбирә, шаккаттырып, каз өмәсе үткәрергә әзерләнде. Башка вакытта үзе генә эш итә, кеше белән мәшәкатьләнергә яратмый иде. Күрше авылдан туганнан туган кызын, чакырып кайтты.Аларга ун чакрым ерак Таулыдан ерак туганнарының кызы Мәрьям дә килгән иде, аны да чакырды. Авылдан да берничә кызны дәште. Гайни дә, казларны чалып биргәч, шул тирәдә юанды, кызларга әле нәрсә, әле нәрсә кирәк булып торды. Кызлар аңа да шаяртып сүз кушсалар, үзенә дә күңелле булып китә иде.Уен-көлке белән барган эш тиз төгәлләнде. Коймак, бәлеш пешерергә дә, кичкә өстәл әзерләргә дә кызлар булышты. Ялт иттереп өйне дә җыештырып чыгардылар. Гайнине гаҗәпләндергәне берничә көннән соң булды. Сүзне Хәбирә башлады:

    - Гайни, минем синең алдыңда гаебем зур инде. Бер бала да табып бирә алмадым.

    - Хәбирә, үткән эшкә салават инде, нишлисең...Үзеңне юкка бимазалама.

    - Юк, Гайнетдин, хатаны төзәтергә кирәк. Гел шул турыда уйлыйм. Башыма бер уй килде бит әле. Сиңа өйләнергә кирәк.

    - Ни сөйлисең син?Ике хатын белән яши торган заман түгел лә.

    - Без совет законнары буенча язылышмаган бит. Шулай булгач, сине ике хатын белән яши дип гаепли алмыячаклар.

    - Булмас нәрсә сөйләп башны катырма әле...

    Хәбирә өчен булмас нәрсә түгел иде инде бу. Нәрсәсе начар? Үзе дә олыгаеп бара, тиз арый, кичкә көчкә аягын сөйрәп йөри башлый. Яшь хатын килсә, аңа да эш җиңеләер. Күпмедер вакыт үткәч, бу турыда тагын сүз кузгатты:

    - Гайникәем, уйладыңмы инде? Минем турда да уйла, бик арыйм бит, күрәсеңдер. Икәү булсак, тормыш йөген тарту җиңелрәк булыр иде. Ышандырып сөйләү көче җиңде Хәбирәнең. Һәр сүзендә кайгырту, киләчәк тормышлары өчен борчылу тойды ул. Хатынының сүзләре үзенең дә йөрәгенә сары май булып ята иде. Бу турыда уйламады түгел-уйлады. Әмма дә ләкин исән хатыны янына икенче хатын алып кайтуны күз алдына да китерә алмый иде.

    - Белмим шул... Андый эшнең рәтен кем белгән...

    -Үзем җаен табармын. Андый эшләрне Камиләттәй белә. Таулыдан каз өмәсенә килгән Мәрьям күңелемә ошады: кулыннан бар эш килә, җитез, кулы кулга йокмый. Үзе бик тыйнак. Гайни дә кызның җитезлегенә игътибар иткән иде. Хатынының ул кыз турындагы сүзләреннән соң күңелендә өмет чаткысы кабынды.

    - Бик яшькә охшаган. Риза булыр дисеңме?

    - Нишләп риза булмасын? Син дә төшеп калганнардан түгел. Аннан соң бик яшь түгел инде ул. Егерме бишен тутырган. Аннан соң егете армиядән соң Себердә эшкә калган. Кайчан кайтыры да билгеле булмаган егетне көтеп, бөтенләй сазаеп бетсенмени...

    ...Яучылык эшенә маһир Камилә карчыкны күндереп, өчәүләп, ат белән Таулыга киттеләр. Хәбирә сеңлекәше аркылы алдан сүз җибәргән иде инде. Аларны ачык йөз белән каршы алдылар. Сүзне Камиләттәй башлады.

    - Изге эш белән йөрибез. Пәйгамбәрләрдән калган эш... Камиләттәй, җайлап-майлап, сүзне кыска тотты, ике якны килештереп тә куйды. Хәбирә дә кайгыртучан тавышы белән борчылырлык урын калдырмады:

    - Икенче хатын булып бара дип, бер дә кайгырмагыз. Мәрьям миңа бик ошады, үз сеңелем шикелле булыр. Бер атнадан, яшертен генә никах укытып, Гайнетдин яшь хатынлы да булып куйды. Хәбирә элек картлар торган якны җыештырып аларга урын эзерләп куйды, яшь бикәч үзе алып килгән әйберләр белән бизәп куйгач, бүлмә гүрнәчәгә әйләнде. Яшь хатын кочагында бер атна сизелми дә үтте, Мәрьям дә назларын жәлләми иде. Гайни кич җитүен түземсезлек белән көтеп ала торган булды.Шактый гомер үткәч,иренең үзенә карата суынуын сизә башлаган Хәбирә дә үзгәрә башлады. "Җаным,ахирәтем" -дип кенә торган хатын көндәшеннән гаеп эзли башлады. Йә сөт чиләген чиста юмаган-сөт тиз ачып чыккан; йә бозауны ашатмаган. Җае чыккан саен иренә тишеп тора иде.

    - Яшь бит әле, өйрәнер... Син дә башта барысын да белеп эшләмәгәнсеңдер...

    - Мин белмәгәнемне сорап эшли идем. Ул үзенчә баш бирмәгән итә.

    Гайни карт хатынның бу йортта хакы зуррак булуын аңласа да, күңеленә яшь хатын якынрак иде шул. Күпме яшәп, яратуның нәрсә икәнен хәзер генә аңлый башлады бит ул. Мәрьям дә көндәшенең үзгәрә баруын сизә, ләкин игътибар итмәскә тырыша, ире белән арасы бозылмавын гына мөһим дип саный, бала да табып куйса,берни дә эшләтә алмас, дип уйлый иде. Беркөнне Мәрьямнең күңелсезләнеп йөрүен күргәч, Гайни :

    - Әниеңнәрне сагындың бугай, күңелсез йөрисең. Әйдә, Таулыга барып, хәл белеп кайтыйк, -диде. Моны ишеткәч, хатынның йөзе яктырып китте-кояш чыктымыни? Җыена да башлады. Хәбирә дә хуплады:

    - Барыгыз, бар. Алар да сагынгандыр, берәр атнага калдырып та кайт, Гайнетдин!

    Гайни бер көн кунды да икенче көнне кайтып китте. Ике-өч көн торгач, Мәрьям югары очта яшәүче туган апаларына менеп китте. Менеп җиткәндә, карны шыгырдатып, арттан кемнеңдер килүен тойды. Ул да булмады, таныш тавыш туктатты:

    - Мәрьям, кунакка килдеңмени? Ә мин сине алып китим дип кайткан идем. Син миңа алмаш та тапкансың икән...

    - Исәнме,Заһри! Алмаш дип... Син эзсез-хәбәрсез югалгач, өметемне өздем дә тәвәкәлләдем шул. Язмыштыр инде.

    - Язмышны үзгәртеп булмыймы соң? Икенче хатын булып яшәү бик җиңел нәрсә түгелдер?

    - Юк инде, Заһри, соң инде. Ә мин тормышымнан канәгать. Ә син үзеңә менә дигәнне табарсың әле... Хуш, - диде дә тизрәк апаларына кереп китте. Ишек алдына кергәч, дулкынлануын басар өчен, өйгә кермичә бераз басып торды. Сөйләшеп торганнарын апасы күрмәгән булса ярар иде. Боз каткан тәрәзәдән апасы күрмәде күрүен, шулай да сүз арасында Заһриның кунакка кайтуын әйтте. Мәрьям ишетмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борды. Апасы да кабатлап тормады. Икенче көнне Заһри белән сөйләшеп торулары турында әнисенә ишеттергәннәр иде. Авылда хәбәр тиз йөри шул... Әнисе кисәтте:

    - Кызым, сак бул, кеше теленә керә күрмә. Төрле кеше бар.

    - Мин бит аның белән сөйләшеп кенә тордым ла...Үзе килеп сүз кушты.

    Ике көннән Гайнетдин дә килеп җитте.

    - Сагындым, моңа кадәр синсез ничек яшәдем микән,- ди. Кайтып җиткәнче, ничек сагынуын, ничек яратуын сөйләп кайтты. Хәбирә дә бик ачык каршылады.

    - Ахирәткәем,синнән башка бик күңелсез булды,-дип юхаланды.

    Ә бер шимбәдә Гайни Саркүлгә базарга бәрәңге сатарга китте.Ул киткәч, Мәрьямнең нәрсәгәдер башы әйләнеп китте, күңеле болганып барып ятты. Хәбирә аны бу хәлдә күреп, янына килде, сораштыра башлады:

    - Ахирәткәем, ни булды? Күптәннәнме шулай күңелең болгана?

    - Берничә көн интегәм инде, ярамаган нәрсә ашадыммы соң?

    - Җаным, сөенеч, Гайнетдинебезгә берәр кыз, йә малай апкайтырга җыенасың инде.

    Шулай диде диюен, әмма күңеленең иң түрендә нәрсәдер өзелеп төште. Көнчелек корты дигән нәрсә баш калкытты. Бу туачак баланы Гайни белән аның арасын бөтенләй суытачак зат итеп тойды.

    - Бар, һавада йөреп кер, йә чишмәгә барып кайт. Су да беткән икән...

    Ии, авыр да соң үзеңне җиңү, яхшы атлы булып кылану. Югыйсә, көнләшүдән эче янды, көйде. "Нәрсә дип, уйлап чыгарды инде ул гомер иткән ирен өйләндерүне? Мәңгегә аның сүзеннән чыкмас бер мәхлук иде, хәзер әнә яшь хатынынан күзен дә алмый. Ә баласы тугач..." Хәбирә, Мәрьям, көянтәләрен алып, суга киткәч, елап та алды.

    Чишмәдән су алып, кайту юлына борылганда, аның каршысына югары оч кызы Наҗия килеп чыкты.

    - Мәрьям апа, Таулыдан безгә кунакка Заһри абый килгән иде. Сине күрәсе килә, ди. Сине безгә чакырырга кушты.

    - Юк, акыллым, андый уен онытсын. Мин-ир хатыны. Шулай диде, ә үзе бөтен тәненең кызуын тойды.. Кайтып җиткәнен сизми дә калды. Сулы чиләкләрен өйалдына гына куйды да, чишенеп тә тормыйча, урынына кереп ятты. Төне буе борсаланып ятты, күзенә йокы кермәде. "Ни кирәк ул Заһрига? Нигә моңа кадәр бер хәбәрен җибәрмәде? Ышаныч уятмады, ә хәзер үткәнне искә төшереп йөри" Икенче көнне Хәбирә дә урыныннан тормады, иртәнге чәен генә эчеп алды да, тагын барып ятты. Мәрьям вак-төяк өй эшләрен карагач, чиләкләрен алып, тагын чишмәгә китте Чишмәгә кереп, бадьяга тотынуы гына булды, бадья сабын кемдер тотып алды.

    - Көн дә чишмәгә йөртергә хезмәтче кирәк булгандыр инде Гайни белән Хәбирәгә, -диде Заһир, көлемсерәп.-Ярый да чишмә юлы бар, сине ничек күрер идең?

    - Җибәр бадьяны һәм, зинһар өчен, кит моннан. Оятка калдырма мине, минем ирем бар.

    - Уртак ирем диген. Тагын бер кат үтенеп сорыйм, әйдә китик минем белән.

    - Кит юлымнан Заһри оныт мине. Тиздән балам да булачак.

    - Балаңны да үземнеке итеп үстерермен...

    - Юк, юк... Бир чиләкләремне тизрәк, әнә кеше килә. Чиләкләрен тиз-тиз тутырды да , кабаланып, кайту юлына чыкты. Кеше килеп чыкмаса гына ярар иде дигән теләге кабул булмады, анда да күп сүзле Саймә очрады юлына. Бәхетсезлегенә каршы, чишмәгә китте, бәхетсезлегенә каршы Заһир белән Саймә очрады. Менә шуннан тормыш тәгәрмәче кире якка тәгәри башлады инде. Берәр атна әле тыныч булды. Гайни базардан уңып кайтты. Ике хатынына да күлмәклек, яулыклар алып кайткан. Хәбирәнең дә кәефе әйбәтләнде. Сөенечле хәбәрне дә иренә ул җиткерде, Мәрьямне "сакларга кирәклеген дә" төшендерде. Гайнинең кәефе тагын да күтәрелде, яшь хатынын ничек көйләргә дә белмәде. Хәбирәнең ачуын китереп, гел Мәрьямгә ярарга, гел аның янында булырга тырыша иде. Вакыты белән Хәбирәнең барлыгы да онытыла иде. Хәбирә нишләсен-тешен кысып түзә. Беркөнне юк йомышын бар итеп, аларга Саймә килеп керде. Аны күрү белән, Мәрьямнең йөрәге "жу"итеп китте. Хәбирә "ахирәте" Саймә белән серләшә-серләшә, бер самавырны бушаттылар. Ул киткәннән соң, Хәбирәнең йөзендә аеруча бер тантана пәйдә булды. Үтә ягымлы, үтә йомшак сөйләшә башлады. Мәрьям дә тынычланды, юкка борчылганмын дип уйлады. Ләкин алдан сөенгән икән... Гайни ишек алдына чыгып берәр эш белән шөгыльләнә башласа, Хәбирә аның янында булаша, булышкан кылана, пыш-пыш килеп иренә нидер сөйли. Бу көнне ул-бу сизелмәде, Гайни дә элеккечә Мәрьямгә карата бик йомшак, кайгыртучан иде. Беркөнне аларны Хәбирәнең туганнары Кәчәүгә кунакка чакырдылар, Мәрьям, бик кыстасалар да, башым авырта дип, бармый калды. Хәбирә аннан яңа хәбәр ишетеп кайткан: Таулыдан килгән бер туганы Заһри белән Мәрьямнең очрашулары турында сөйләгән. Хәбирә Гайнигә , юри көндәше дә ишетерлек итеп, яңа хәбәрен сөйли иде:

    - Ии... Гайнетдин, ишетәселәр бар икән әле. Безнең Мәрьямебез Таулыда элек йөргән егете Заһри белән очрашып йөргән икән..

    - Очрашса ни булган?Кеше белән кеше очрашмый тормас инде.

    - Ышанасы да килми, кочаклашып торганнарын күргәннәр.

    - Нәрсә?! Булмас! Гайнинең тавышы бик ачулы яңгырады.

    - Мин дә шулай дим инде. Беркөнне Саймә дә сөйләгәч, ышанып та куйдым.

    - Ә Саймә нәрсә болгатып йөри?

    - Заһри монда да килгән булган.Саймә икесенең чишмә янында үбешеп торганнарын күргән.

    Заһри урыныннан сикереп торды да Мәрьям янына килеп керде.

    - Дөресме, Мәрьям? Син мине хур итеп йөрисеңме әле? - Аның йөзенең болай куркыныч булганын күргәне юк иде әле аның.-Әйт дөресен!

    - Нахак сүзләр, Гайнетдин. Юлымда очрады, дөрес. Алла шаһит, калганнары дөрес түгел, билләхи... Ышан, минем бер гөнаһым да юк. Мәрьям, үзе дә сизмәстән, Гайни алдына тезләнде, иңрәп елый башлады.

    - Гайнетдин, мин дә шулай дим бит, көнче кешеләр сүзе инде,-дип, Хәбирә үзе тудырган тамашаны туктатырга тырышты. Мәрьямне килеп кочаклап алды, аны юата башлады:

    - Тынычлан, ахирәткәем, кеше сүзенә карасаң... Безнең дус яшәгәнгә көнләшүчеләр сүзе инде... Хәбирә, үбешү-кочышуларын үзе өстәп, ирен ышандыра алуына эчтән тантана итә иде. Ышангандырмы-юкмы, ләкин шул көннән соң Гайни үзгәрде, яшь хатыны янына сирәк керә башлады, сөйләшмәс булды. Хәбирә, җае чыккан саен, иренең канына тамчы-тамчы агу өсти торды:

    - Гайнетдинкәем, шуны уйлыйм әле: карынындагы бала синеке булса ярый да... Заһри әнчеген үстереп ятсаң, хурлыгы ни тора... Аның сүзләреннән соң Гайни булачак баланың үзенеке түгеллегенә тәмам ышанып бетә язды. Беркөнне ул Мәрьямне сөендереп:

    - Әниеңнәрнең хәлен белеп кайтыйк, ял да итәрсең, авыраеп та киләсең,- диде. Караңгы төшеп килгәндә юлга җыенганына аптыраса да, Мәрьям шатланып риза булды. Бәлки, аралары да уңайланып китәр дип өметләнде. Таулыга ярты юл кала, Гайни атын Өреле күлгә бара торган юлга борды. Күл янына җиткәндә, атын туктатты, хатынына төшәргә кушты.

    - Менә хәзер без икәү генә, дөресен әйт. Кем баласын йөртәсең монда? Заһриныкымы? -диде ул, Мәрьямнең түгәрәкләнеп килгән корсагына күрсәтеп. Аның бугаз турыннан чыккан усал тавышыннан куркып, бер кош пырхылдап күккә күтәрелде. Ябалак булды, ахрысы.

    - Әйт дөресен, сөйрәлчек! Югыйсә, менә шушында калдырып китәм. Таулыга үзең җәяүләп китәрсең. Йә күлгә ыргытам. Хатын елый башлады:

    - Ышан миңа зинһар, синең балаң-синең каның. Кызган мине, газаплама... Бу сүзләр генә ярсыган ирне туктата алмый иде. Ул хатынын, ике иңеннән тотып, уңлы-суллы селкетә башлады, сугып та җибәрде. Авыртудан хатын кычкырып җибәрде:

    - Газаплама, тимәәә... бер гаебем юк. Хатыныңның котыртуына ышанасың, миңа ышанмыйсың...

    - Әле син шулаймы, котырту гынамы... Гайни котырган ерткычны хәтерләтә иде. Кинәт ул хатынын буа башлады.

    - Тимә зинһар...җибәр... Җан ачысы белән чыккан сүзләр гырылдау белән алышынды. Гайни, аңына килеп, кулларын ычкындыруы булды, Мәрьям авып төште. Нишләргә белмичә, хатынны селкетә башлады:

    - Мәрьям, Мәрьям! Ач күзеңне... Хатында яшәү чаткысы юк - туарга өлгермәгән нарасые белән мәңгелеккә күчкән иде. Нинди җинаять эшләгәнен аңлаган ир шашып калды,нишләргә белмичә,башта хатынының суынып барган гәүдәсен күтәреп,арбага салды.Күл тирәсен әйләнеп килде дә арбада хәрәкәтсез яткан хатын гәүдәсенә бик озак карап торды.Ләкин үзен коткару инстинкты көчле иде.Кинәт кенә хатынның гәүдәсен күтәреп алды да күлгә ташлады. Бака яфраклары белән челтәрләнгән күл Мәрьямне сабые белән мәңгелеккә үзенә алды. Гайни, миңрәүләнгән башын тотып, яктырганчы күл буенда утырды, гүя Мәрьяме чыгар да:

    - Гайнетдин, ялгыштың бит, ни булды сиңа?- дип дәшәр кебек тоелды. Тәмам яктырып беткәч кенә, иңке-миңке килеп, аты янына килде, арбадан хатынының әйберләрен ерак түгел бер чокырга ыргытты да кайтырга чыкты. Кәефсез кайтып кергән ирен күргәч, Хәбирә сизенгәндәй сораулы карашын төбәп шактый басып торгач кына эндәште:

    - Кайтып та җиттеңме?

    - Әйе, калдырып кайттым әле...

    Икенче көнне гаҗәеп хәбәр таралды. Минһаҗ абзый Җаббар тегермәненә барган булган.Шуннан кайтышлый, Өреле күл турыннан үткәндә, бер хатын-кызның кычкырып елавын ишеткән. Өреле күлдә җеннәр булуын элек тә ишеткән булган икән. Җен кагылудан куркып, атын бөтен көченә чаптырып, авылга кайткан. Шул көннән Өреле күлдә җеннәр яшәвенә олысы, бала-чагасы-барысы да тәмам ышаналар иде инде. Бер айлап вакыт узгач кына, Мәрьямнең югалуы билгеле булды. Эзли-тикшерә торгач, Өреле күл яшергән сер ачылды. Гайнетдин Җамалиевны тотып алып киттеләр, атарга хөкем иттеләр. Җыясы ризыгың бетмәсә, үлеп булмый икән... Үлеп котылган булса икән.. .Сугыш башланып, аны штраф батальоны белән сугышның иң куркыныч җирләренә җибәрделәр. Күрмәгәне, яраланмаган җире калмады. Ходайның, үтермичә, кылган гөнаһысы өчен, менә шулай җәза бирүе булгандыр.Күңеле сизә:гомер җебе өзелеп бара.Аның кылган гөнаһына беркайчан да ярлыкау булмаячак инде.Шулай да соңгы көннәрендә булса да Мәрьям рухыннан гафу сорыйсы килде...

    -Улым, син Өреле күлне беләсеңме? Мине шунда илтеп куймассыңмы?

    - Беләм, Наратлы юлында бит ул, илтермен... Белә Касыйм Өреле күлне, нишләп белмәсен. Авылда җен кызлары ияләшкән ул күл турында нинди әкиятләр генә сөйләмиләр иде. Әбисе дә, әнисе дә гел кисәтә торган булдылар:

    - Анда барып, су коенып, балык тотып йөри күрмәгез, җен - зәхмәт кагылыр... Авылга кайтып җиткәч, ул картка эндәште:

    - Гайни абзый, менә кайтып та җиттек. Әйдә башта чәй эчеп чыгыйк, аннан илтеп куярмын.

    - Юк, улым, якты чакта барып кайтыйм инде. Илтеп кенә куй, мин үзем кайтырмын.

    - Ярый алайса. Менә бу безнең өй. Мин Газизов Шәрәфи малае булам. Үзебезгә кайт...

    Аптырады Касыйм. Нигә кирәк булды икән аңа бу җенле Өреле күл? Әллә шул тирәгә күмеп калдырган алтын-көмеше бар микән? Картны илтеп кайткач, тиз генә капкалап алды да тагын Саркүлгә ашлык илтергә китте.Машинасын паркка илтеп, эш бетереп кайтканда, бик соң иде инде. Кинәт көндез танышкан сәер карт исенә төште:

    - Әни, Гайнетдин абзый кайттымы? Аны ашаттыңмы?

    - Нинди Гайнетдин? Ни сөйлисең? - Кафия апа улына сәерсенеп карап алды. Касыйм көндез очраткан сәер карт турында сөйләп бирде.

    - Атасы тор әле, әллә нәрсә сөйли бу Касыйм.

    Шәрәфи абзый да торып чыкты.

    - Нинди карт? Нинди Гайнетдин?

    - Җамалиев Гайнетдин, диде. Ерак туганыбыз Җамалиев Закир бар иде, ди.

    Касыйм белгәннәрен тагын бер кат сөйләп бирде. Шуны ишеткәч, Шәрәфи абзый, лып итеп, урындыкка утырды. Ишеткәне бар иде, сугышка кадәр булган хәл турында бик озак сөйләделәр әле.

    - Булмас, ул кеше булмас. Аны алып китеп атканнар диделәр. Әйе, Закирны да беләм-сугыштан кайтмады ул. Бәлки, берәр туганыдыр. Алай дисәң, авылда башка Гайнетдин барын белмим инде,-диде Шәрәфи абзый.-Гайнетдин миннән шактый зур иде бит.Исән булуы гаҗәп...

    Икенче көнне, Касыйм эшкә барырга җыенгач, Шәрәфи абзый аны туктатты:

    - Улым, син белеш әле, кемгә тукталды икән? Чыннан да шул Гайни микән?

    - Нигә кирәк инде ул, кеше үтергән кеше белән каберең якын булмасын,-диде Кафия апа, иренең кызыксынуын килештермичә.

    - Син сабыр ит әле, алай гына булмый ул.

    Төш турында Касыйм машинасы белән кайтып туктады, әтисенә эндәште:

    - Әти, аны-моны белүче юк. Әйдәле, Өреле күлгә барып кайтыйк. Шәрәфи абзый эштән кайтып, чәй эчәргә генә утырган иде.Чәен дә эчеп бетермәде, ашыгып чыгып китте. Кафия апа гына:

    - Ии... аталы-уллы ике юләр, - дип сөйләнеп калды.

    Өреле күлгә керү юлына машиналарын туктаттылар. Күлгә керә торган тар гына сукмактан эчкә атладылар. Күл тирәсен куак, камыш баскан; бу тирәләргә күптәннән кеше аяк басмаганы күренеп тора. Куакларны аралап, күл янына килеп җиттеләр. Касыйм үзенә таныш кеше гәүдәсен күреп алды:

    - Әти,әнә...

    Кичә үзе күл янына озатып куйган карт , иелеп су эчәргә теләгәндәй, башын яртылаш суга терәп,тынып калган иде...

    ГӘҮҺӘРИЯ ШӘЙМӘРДАНОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: