Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • СӨЮ-СӘГАДӘТ

    (хикәя) Әй үтә соң тиз сәгадәтле вакыт. Ф.Бурнаш. Мин җир өстен артык сөйдем бугай, Артык сөйдем аның гөлләрен. Һ.Такташ. Үләрмен мин быел, кыш килгәч. Һ.Такташ. Әй, бу әнине! Песләккә барырга дип, әтинең иске "Москвич"ын гараждан чыгарып, ялтыратып юып куюым булды: "Фә-рит! Казларны алып кайт. Кешенеке кайткан, безнекеләр аерылып калгандыр, ахыры",-...

    (хикәя)


    Әй үтә соң тиз сәгадәтле вакыт.
    Ф.Бурнаш.

    Мин җир өстен артык сөйдем бугай,
    Артык сөйдем аның гөлләрен.
    Һ.Такташ.

    Үләрмен мин быел, кыш килгәч.
    Һ.Такташ.

    Әй, бу әнине! Песләккә барырга дип, әтинең иске "Москвич"ын гараждан чыгарып, ялтыратып юып куюым булды: "Фә-рит! Казларны алып кайт. Кешенеке кайткан, безнекеләр аерылып калгандыр, ахыры",- дип кычкыра. Әнинең гел шул инде: син ашыкканда, ул кабалана. Мин чыгып китим дигәндә генә, аның бер-бер эше табылмый калмый. Әнигә ризасызлык белдерүдән мәгънә юк. Мотоциклга атланып, буа ягына элдерәсе булды.

    Казлары да кешенеке кебек түгел бит аның, буаның бу ягында чирәмле җир беткәнмени, аргы якка- арпа басуына - чыкмасалар. Чокыр-чакырлы юллардан мотоциклымны сикертә-сикертә Алга күперенә таба чаптым. Матаемнан төшеп, казларны арпа басуыннан куып чыгарып, кайту юлына борылганда, инде караңгылык иңә башлады.Аның ата казы да син ашыкканны аңлый мени? Кукраеп кына, озын муенын сузып, вәкарь белән генә атлый, янәсе, күрегез, ул нинди зур гаилә башлыгы. Зур менә, пычагым, биш кенә биби чыгардылар алар, егермесен әни урамнан сатып алып керде. Ижаудагы апам: "Әни, быел тагын каз бибиләре алып чиләнмә инде, чыгарганы җитәр әле",- дип китсә дә, безнең әнигә җитәме соң? Аңа һәрвакыт нәрсәдер җитми: вакыт, әйбер, печән, салам, ашлык, тегесе-монысы, бигрәк тә акча. Җитми дә җитми, әти әйткәндәй, шөкер итә белми.

    Менә хәзер дә шулай булды: машина ишеген ачарга өлгермәдем, чарачадан (ул анда бүген көндез мин сындырып алып кайткан каен ботакларынан мунча себеркеләре - безнеңчә пиннек - бәйләп утыра; ул пиннекләр, мәтрүшкәләр, шомырт, карлыган ботаклары кушкангадыр инде, гаҗәеп хуш исле була) тагын әнинең тавышы ишетелде:

    - У-лым, казларның суы әз иде, су өстәп, ашарларына куй әле.

    Уф! Чыгып китә аламмы инде, юкмы? Кешелеккә генә кия торган костюмым пычранмасын тагын дип, саклык белән генә тәгәрмәч шинын икегә ярып ясалган савытка су салып, зур кастрюльдә әни пешереп, төеп куйган бәрәңге белән бүрттерелгән арпаны агач тагаракка бушаттым да чыгып ычкындым.

    Өстәл кебек тигез асфальттан (әле безгә асфальт юллар, газ быел гына килде) машинам йөзеп кенә бара. Җәйге кич җылы, тын. Ачык тәрәзәдән кергән йомшак җил, әни кулын хәтерләтеп, йөземне сыйпый, чәчләремне дулкынландыра. Юлның ике ягы буйлап сузылган бодай басуыннан туклыклы, тәмле ипи исе килгәндәй була. Сәгатемә күз салам. Ах, Гөлназым белән сүз куешкан вакыттан ун минутлап соңга калам бит! Ул инде, бәгырем, тәрәзәдән күзен алмыйдыр, юлга ук чыгып көтеп тормаса әле. Тизлекне арттыра төшәм. Очам гына! Хәзер,хәзер, матурым, хәзер килеп җитәм, көт кенә.

    Ниһаять, Песләк урамына керәм. ( Шушы авылның урамы, кешеләре, этләре, мәчеләре - бар да никтер күңелемә якын. Кешеләре - туганнарым, эт-мәчеләре танышларым кебек тоела. Нигә алай икән ул?) Тизрәк, тизрәк... Тик урамнан йөз чакрым тизлек белән чаба алмыйсың. Үземне мәҗбүриләп , тизлекне киметә төшәм.

    Гөлназларымның капка төбендә, солярканың сасы исләрен таратып, КамАЗ гөрләп эшләп тора, мин килеп җиткәндә, ул инде кузгала да башлаган иде. Карасам, кабинада сөеклемнең җизнәсе белән апасы, әнисе Мәдинә апа ( кайчан гына аңа әби дип әйтермен икән инде?) утыра.Җизни кеше, мине искәрепме, машинаны туктатты. Печәнгә барышлары икән. Ул арада машина әрҗәсеннән колагыма минем өчен дөньяда иң назлы булган тавыш ишетелде:

    - Фә-рит!

    Секунд эчендә, кош урынына очып, әрҗәгә менеп тә җитәм. Әрҗә идәнендә озын саплы сәнәкләр, берничә тырма күренә. Ә әрҗә түрендә минем гүзәлем - Гөлназым. Елмаюдан җәелгән авызымны чак-чак җыеп: "Хәзер,хәзер, назлым минем, машинамны гына куям",- дидем дә кире җиргә сикердем.

    Машинамны сөеклемнең ишек алларына кертеп куйдым да, уктай атылып, яңадан КамАЗ әрҗәсенә төштем.

    Бер кулым белән әрҗә кырына кадакланган тактага тотынып, икенчесе белән Гөлназымныың - назлы ярымның - бер тотам биленнән кочып, аның нечкә талдай гәүдәсен үземә таба тартам. Ул, иркә песи баласыдай, башын күкрәгемә салып, миңа сыена. Гөлназым! Чибәрем! Кадерлем минем! Бердәнберем!

    Машина инде болын юлы буйлап элдерә. Каршыга искән җил безне яланнардан, ерактарак каралып күренгән әрәмәдән, инеш буендагы таллыклардан алып килгән әллә нинди баш әйләндергеч хуш исләр белән коендыра. Гәүдәсе бераз калтыранган сөеклемне кочагыма ныграк кысам. Иелеп (мин гәүдәгә шактый озын, Гөлназым минем җилкәмнән генә), иркәмнең сызылып килгән нечкә кара кашлары астында куе керфекләре арасыннан йолдызсыман балкыган күзләренә сокланып, чиксез сөеп карап торам да сусыл иреннәренә үреләм...

    Эх, бу болын юлы! Бигрәкләр кыска икән, инде килеп тә җиткәнбез. Сәнәк-тырмаларны атып, җиргә сикерәм, аннан әрҗәдән төшеп килүче иркәмне, кочагыма алып, җиргә бастырам. Пиджагымны кабинага ыргытам да, сәнәк алып, печән күбәли башлыйм. Матурым нәфис ак кулларына тырма ала. Табактай тулы ай яктырткан болын еракларга сузылган. Печәне дә куе булган, ахрысы, ( аны узган атнада Гөлназымның җизнәсе, мотоблок алып кайтып, чабып киткән икән) күбәләр берсе төбендә берсе диярлек тезелделәр. Печән, кичке салкын төшкәнгәме, бераз дымлырак кебек. "Булсын, булсын,- ди Мәдинә апа,- кояш көйдергәндә җыеп алсаң,түбәгә күтәргәнче, бөтен яфрагы коелып бетеп, чыбыкка кала ул."

    Күбәләп бетергәч, бераз ял итеп, термослардан кайнар чәй эчеп алдык. Мин сөеклемне ай яктысында сабаклары белән өзеп алган эре-эре җир җиләкләре белән сыйладым. Ул, рәхмәт йөзеннәндер инде, олылар күрмәгәндә генә мине битемнән үбеп алды.

    Ике ягына күбәләр тезелгән тар коридордан КамАЗ алга таба шуыша, без күбәдәге печәннәрне ике яклап әрҗәгә төйи барабыз. Сәнәкне ныгытып батырып, ике күбәне берьюлы әрҗәгә ыргытам. Гөлназымның җизнәсе:

    - Әй, кара аны, чүмәләсе белән күтәрмә, сәнәк сабы чыдамас, сынар,- дип кычкыра. Сынса сынар, тик гүзәлем алдында сынатмам, бар көчемне, тырышлыгымны куеп эшләрмен.

    Мәдинә апа әрҗә өстенә менеп китте. Хәзер ул без аткан печәнне җайлап салып, таптап тора. Печән әрҗә кырыйларыннан калкып, шактый күтәрелде. Хәер, күбәләр дә бик күп калмаган, төяп бетерәбез икән инде.

    Эшне төгәлләп, сәнәк-тырмаларны әрҗәдәге печән өстенә атып, өс-баштан печән чүпләрен кагып төшереп, юлга кузгалдык.

    Болын юлы асфальт түгел, машина кызуламый. Гөлназым белән йомшак, хуш исле печән өстендә җай гына тирбәлеп кайтабыз. Безнең өстә тулган ай йөзә, сәйлән булып сибелгән вак йолдызлар җемелди.

    -Бу йолдызлар нигә бүген вак булып күренәләр икән? - ди сөйгәнем.

    - Хәзер җылы, шуңа да алар вак, - дим мин,- ә кышын суыкта алар эре булып ялтырыйлар.

    Гөлназыма Кече Җидегәндәге Тимерказык йолдызны күрсәтәм. Поляр йолдыз да диләр аны дим.

    Сөеклем куанып: "Ә-ә, аны ишеткәнем бар",- ди. Шундый әйтем бар дим, табынсаң, Тимерказыкка табын, аңа йолдызлар да табына. Бәлки, бу әйтем Тимерказыкның үзгәрмичә гел бер урында күренүенәндер: ул гел төньякны күрсәтеп тора. Әйдә без дә Тимерказыкны икебезнең йолдыз итеп саныйк. Аерым чакларда, шул йолдызга карап, бер-беребезне уйлыйк.

    - Белмим тагын, - ди сөйгәнем,- шәһәрдә күренә микән соң ул? (Гөлназым Чаллыда, апаларында торып, икътисад колледжында укый, быел инде соңгы курсына бара, мин исә Ижау авыл хуҗалыгы академиясе урман хуҗалыгы факультетының бишенче курсына күчтем.)

    - Онытмасаң, күренер, -дим.

    - Йолдызны белмим инде, ә сине, күршедәге әбиләр әйткәндәй, егет солтанын, гомергә дә онытасым юк, - ди гүзәлем, мине чиксез бәхеткә күмеп. Сөенечемнән әйтер сүз таба алмыйча тынып калам. ( Башка вакытта мин сүзгә кесәгә керүчеләрдән түгел. Тик ни гаҗәп, Гөлназым алдында һәрвакыт каушабрак калам, әйтергә теләгән сүзләрем онытыла, әйтерсең акылыма зыян килеп, урысча әйтмешли "не все дома" булган кешегә әйләнәм.) Сөеклем фикерен дәвам итеп:

    - Син минем яшьлегем. Ә яшьлек, картайгач,(Нинди картлык сөйлисең син, гүзәлем, миңа егерме, сиңа бары унтугыз гына бит әле.) бик сагындыра диләр. Менә шунда, яшьлегемне сагынганда, сине дә искә төшерермен, җаным.

    Йөрәккәем әллә нишләп китә.

    - Нигә без картлыкта да бергә булмабыз мени?

    - Кем белә инде аны,- ди Гөлназым,- алдагысын алла белә диләр бит.

    - Юк, юк, яхшыга - бергә булырга - юра, ничек юрасаң, шулайга китә диләр, берүк андый сүзләрне ялгышып та әйтә күрмә.

    - Ярый, ярый, - дип юата сөйгәнем,- шушы кадәр гәүдәңә сабый бала кебек инде син, бергә булырбыз дип юрыйк,- ди, башымны сыйпап.

    Ул арада кайтып та җиткәнбез. Печәнне лапас түбәсенә күтәреп бетергәнче, Зур Җидегәннең койрыгы таңга таба борылды. Бераздан көнчыгыш ягы кызарды, көттермичә таң сызылды. Гөлназым белән иртәгә (бүген була бит инде ул) күрешергә сүз куешып аерылыштык.

    Машинамны кабызып, үзебезнең авылга - көнчыгышка таба - юл алдым. Инде яктырып беткән диярлек. Иксез-чиксез булып офыккача җәелгән иген басулары, басу түрендәге кыр ышыклау полосасының рәт-рәт тезелеп киткән каеннары , ерактагы күксел урман - бар да ачык шәйләнә. Әй, бу туган җирләрнең киңлеге, иркенлеге, тигезлеге! Әй, бу күкләрнең биеклеге! Карасана, карасана, әле үзе күренергә өлгермәгән кояш нурларында меңләгән төсләргә коенып, Чулпан йолдыз балкый! Нинди гүзәллек! Гөлназым! Гүзәлем! Мин дә сине, шушы кояш үзенең нурларында Чулпанны иркәләгәндәй, гомерем буе назлармын, иркәләрмен, җылытырмын!

    Мине, мәхәббәтемә, бәхетемә күмелеп өйгә кайтып кергән гашыйкны, ишектә әни каршы алды.

    - Таң атканчы керфекле күземне йоммадым! Кайда йөрисең болай? Сәгать ничәдә кайтасыңны әйтеп китсәң булмый иде мени? - дип тезде ул.

    Эх, әни, әни! Яшьлегеңдә бер дә гашыйк булмадың мени соң син?! Гомерең буе бакчада казынып, кош-корт карап, мал-туар арасында гына кайнашып йөрмәгәнсеңдер ич инде? Юк, әни аңламый. Һаман эш турында, акча турында сөйли. Иртәгә (әйтәм бит, бүген инде ул), көтү чыкканчы, йокыңнан уятам мин сине, ди. Уятсаң уятырсың инде. Ә хәзергә... Хәзергә әнинең хәстәрле куллары чип-чиста җәймә җәеп, мамык мендәр кабартып куйган җиләс урынга авам да йоклап та китәм.

    Мин уянганда, инде төш җитеп килә. Әнинең кычкыруыннан шыкаеп, тиз-тиз юынам да, аннан-моннан капкалап, матаема атланып, печәнгә чыгып чабам. (Абзардагы ике үгезне урман-болыннан печән ташып ашатабыз.)

    Кояш байый. Йөрәгем җилкенеп, дәртләнеп, тагын Песләккә юл тотам. Тик... Гөлназым өйдә юк, ул апалары белән диңгез буена ял итәргә китеп барган. Нигә кичә (бүген инде) әйтмәде икән? Мәдинә апа әйтә, кисәк кенә, иртән генә уйлаштык, ди. Шулаен шулайдыр да ул, тик әллә ничек, бик авыр бит.

    Ул җәйне сөеклемне кабат күрү насыйп булмады. Гүзәлем диңгез буенда ял итә калды, ә миңа

    Удмуртиянең ерак төньяк районы Дебесыга практикага китәргә туры килде. Ике арада сөю тулы хатлар гына йөрде. Көзләрен, кышын, Гөлназым Песләккә кайтканда, мин дә очып авылыбызга кайтып җиттем. Вакыт табып, акча юнәтеп, берничә тапкыр Чаллыга да бардым.

    Менә инде май ахырлары җитте. Мин " Урман хуҗалыгындагы эшләрне механизацияләү" дигән темага диплом эше язам. Күрше авылда урнашкан урман хуҗалыгыннан белешмәләр, саннар алып килим дип, өйгә кайттым. Ике ай кайтмый торган идем, әниләр, өй,авыл, күршеләр сагындырган, бик сагындырган. Бу туган нигезнең нинди тарту көчләре бардыр? Нишләпләр шул кадәр дә җанга якын, читкә китсәң, үзенә тартып, чакырып тора икән? Шунда туып үскәнгәме, газиз кешеләрең - әниең, әтиең, туганнарың- шунда яшәгәнгәме, белмим, тик дөньяда туган нигезеңнән дә якын, кадерле җир юктыр ул. Туган җирнең йомшак туфрагына яланаяк басып киткән, бәбкә үләннәрендә аунап-тәгәрәп үскән, су буендагы таллык эчләрендә сайраган сандугачка кушылып моңланган авыл баласы ничекләр итеп бу хатирәләрне оныта алсын соң? Каядыр укыганым бар: имеш, кеше үзе туып-үскән җирдән йөз чакрымнан да артык радиуста яшәмәскә тиеш. Дөрестер, мөгаен. Авылларын бетереп (кайсын су басу зонасына керә дип, кайсын перспективасыз дип), төрле якка таралышкан кешеләр җирсүгә ничекләр түзәләр икән?!

    Уйларымны әниемнең кече яктан ишетелгән кайгыртучан тавышы бүлде:

    - Улым, ашыңны бүләм, монда чык.

    Әнием! Газизем! Кинәт төшенеп алам: туган нигез сине ана мәхәббәте белән җылытып, назлап, читкә китсәң, тартып тора, шуңа да якын ул.

    Кич җитә. Мин саннар, исәпләүләр белән тулган башымны бераз ял иттерим дип, ишек алдына чыгам. Һавада шомырт, сирень чәчәкләренең исе аңкый. Күкрәк тутырып шушы шифалы һаваны сулыйм. Әкрен генә моңланам:

    - Яулыкларың әллә синең,
    әллә синең чигелгән.
    Юлларыңа әллә сирень,
    әллә сирень сибелгән.
    Сине күреп бар табигать,
    бар табигать сөенгән.
    Әллә инде өзелгәнсең,
    өзелгәнсең сиреньнән.

    Чү! Күке тавышы ишетелә. Күкеләр урманда яши бит. Нишләп бу тавыш буа ягындагы таллыктан килә соң? Кыяр түтәле өстенә полиэтилен япма капларга дип (әле кыраулар булуы ихтимал) чыккан әнием дә гаҗәпләнеп туктап калды. Аннан авыр сулап:

    - Хәерлегә булсын. Күкенең авылга якын килеп кычкыруын олылар юньлегә юрамый, начар фал диләр. Хәерлегә булсын инде, - дип кабатлады.

    Верандага кереп, (телефон шунда гына тота) Гөлназыма шалтыратам. (Быел кышын икебез дә кесә телефоны алып, кыш, яз буе шуның аша аралаштык, хат язышулар бетте.) Өч көн инде менә сөйгәнем телефонын алмый. Соңгы сөйләшүе дә әллә нинди сәерерәк тоелган иде. Нәрсә булган аңа? Авырганмы? Бер-бер күңелсезлек бармы - һич белеп булмый. Аның урынына бүген һич өзлексез әллә нинди SMS лар килеп торды. Әле такси хезмәте тәкъдим итәләр, әле әллә кайсы супермаркетта ниндидер акцияләр башлана дип чакыралар, хәтта сез машина оттыгыз дигәне дә килде. Ә бер тозсызы бигрәк тузга язмаган SMS җибәргән:"Прости. Вышла замуж. Сомова Гуля" дигән. Менә сиңа мә! Ниндидер Сомова Гуляның кияүгә чыгуы миңа ниемә хаҗәт!

    Шалтырата-шалтырата гаҗиз булып, өйгә кердем. Әй, менә юләр! Соң апаларының өй телефонына шалтыратып белешсәм ни була? Ашыгып, номерларын җыйдым. Ни гаҗәп, трубканы Мәдинә апа алды (Чаллыга килгәндер инде) Минем каушый-каушый Гөлназ турында сораштыруыма ул, миннән дә битәр каушап:

    -Э-э-э, ни бит... ни әле... ни диим соң? Ни инде... Гөлназ Сомов дигән эшмәкәргә кияүгә чыкты бит, бүген язылыштылар..

    Кулымнан шапылдап трубка төшеп киткәнгә айнып, чынбарлыкка кайттым. Минем Гөлназым! Минем иркәм, сөеклем.... кадерлем, гүзәлем!.. Нишләгән ул?! Нигә алай?! Нишләп йөрәгемә хәнҗәр кадап, мине тәмуг утларына аттың?! Лапылдап урындыкка барып төшеп, башымны өстәлгә салдым. Башым бәрелеп, нәрсәдер шапылдап ауды. Күземнән яшь чыгарлык хәлем калмыйча , күңелем таш булып катып, йөрәгем елап, бераздан башымны күтәрсәм, кадерлем, бердәнберемнең рамга куелган фотосурәте капланып төшкән икән. Калтыранган кулларым белән рамны үз урынына бастырдым. . Рам эченнән Сомова Гуляга әйләнгән Гөлназым, мине юатырга теләгәндәй, ягымлы елмаеп карап тора иде.

    ФӘРИД ТӨХБӘТУЛЛИН.

    Эпилог.

    Улым! Газизем! Йөрәк парәм! Үзем белән гүргә керәчәк йөрәк ярам!

    Югарыда сөйләнгән вакыйгалардан соң биш ел ярымнан - 2010 нчы елның 7 нче декабрендә_ 26 яшеңдә, өйләнмичә дә, каты авырудан чәчәк кебек гомерең өзеләчәген, сәхнә түренә генә бастырып куярдай зифа буеңның, нәфис, чибәр йөзеңнең туфрак белән күмеләсен, сөйгәнең Гөлназның - балалы тол хатынның - кабереңә капланып, ачы күз яшьләре түгәчәген әллә нинди коточкыч саташулы төшләреңдә дә күрмәгәнсеңдер...

    Балам, газизем минем! Бу дөньяда явыз язмышыбыз безне мәңгелеккә аерды инде, теге дөньяларда күрешүләр бардырмы - аны һичкем белми. Тик син, газизем, үзем гүрләргә кергәнче, кара кайгыдан меңгә телгәләнгән йөрәгемдә яшәрсең.

    Син дип тилмерүче, үлмәс борын тәмуг утларында янучы әниең.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: