Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшьлегем хыяллары

    Хикәя Соңгы кыңгырау, соңгы имтиханнар артта калды. Иртәгәсен ял көне булуга да карамастан, класс җитәкчесе, татар теле һэм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйган Хәмидә Хәйдәровна хәер-фатихасын, уй-фикерләрен, киңәшләрен бирәсе килеп, укучыларын янә үзе янына җыярга булды. Иртән укучылары сөйләшенгән сәгатькә бербөтен булып, матур итеп киенеп, чәчәкләр тотып ишек кактылар. Э...

    Хикәя

    Соңгы кыңгырау, соңгы имтиханнар артта калды. Иртәгәсен ял көне булуга да карамастан, класс җитәкчесе, татар теле һэм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйган Хәмидә Хәйдәровна хәер-фатихасын, уй-фикерләрен, киңәшләрен бирәсе килеп, укучыларын янә үзе янына җыярга булды. Иртән укучылары сөйләшенгән сәгатькә бербөтен булып, матур итеп киенеп, чәчәкләр тотып ишек кактылар. Э класста инде гадәттәгечә апалары елмаюлы йөз белән, аркаларыннан уз балалары кебек яратып, һәрберсен шаяртып кына үз кушаматлары белән назлап каршы алды.

    Эйе, аларның уз кушаматлары бар, ник дигәндә алар класста нибары җиде генә укучы, әйтерсең лә атнаның җиде көне. Араларында шук телле Сибилә исемле бер генә бөртек кызлары бар. Шул Сибилә кушты да инде һәрберсенә кушамат. «Данис, син - дүшәмбе булырсың. Мин- Сибилә- сишәмбе булам. Булат - син догаларны бик күп беләсең, «җомга» булырсың»-дип, һәрбер сабакташына дусларча, класста үзләре генә сер итеп белүче кушаматларны тагып та чыкты. Шул көннән башлап алар, бер гаилә булып, бер-берсен ихтирам итеп яши башладылар. Аларның бу яшерен серләрен класс җитәкчесе Хәмидә Хәйдәровнага да җиткерәсе килде. Ләкин, апалары аңлап кабул итәр микән, дигән уйлары да булды аларның. Һаман да шул Сибилә инде: «Бер гаилә эчендә серләр була алмый, җайлап кына апабызның кәефе бар көнне әйтәчәкмен»,- диде… «Аннан соң, безнең апабыз үзе дә җор күңелле, эчкерсез илаһи зат бит», дигән бердәм фикергә килделәр. Бер атнадан апаларының туган көнен билгеләп алырга дип, дәрестән соң җыелыштылар һәм шул көнне ачыктан-ачык итеп ихлас куңелдән сөйләшеп утырдылар…чөнки алар тиздэн таралышачаклар. Матур мизгелләрне күбрәк истә калдырырлык, киләчәктә күңелле итеп сөйләрлек булсын, дип уйлаштылар. Шулай эшләделэр дә. Сибилә бу хакта апаларына сөйләп бирде. Башта аптырашта калган кебек тоелса да, апаларының кабат «мин дә хуплыйм» дигән фикерен әйткәч, класста «ураа» купты, янәдән апаларын урап алдылар.

    Менә бүген дә янәдән апалары шул хатирәләрне яңартып, дусларча якын итеп һәм шаяртып, һәрберсенең кушаматын искә алды… Алар бүген бик озак гапләшеп утырдылар. Апалары үзе дә бик мөлаем, мәгънәле, гыйбрәтле тормыш юлы үткәнгәме, һәрберсенә аерым-аерым үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Аларга хәерле юллар теләде. Саубуллашыр алдыннан һәрбер укучысына озак кына карап торганнан соң, сумкасыннан җиде конверт алды һәм укучыларын янына чакырды.

    - Мин сезгә бүген һәрберегезгә тормыш хыяллары бүләк итәм, анда кереш сүзләр бар. Ә сез аларны гомер сукмаклары итеп дәвам итегез»,- диде.

    Укучылары апаларын почтальонга охшатып, яшен тизлегендә уратып алдылар. Һәрбер конвертның тышлыгына матур итеп «Яшьлегем хыяллары» дип язылган. Ә эчендә һәр укучының үз язмышына, үз кыйбласына туры килерлек кереш сүзләр язылган һәм матур итеп кулдан рәсемнәр ясалган иде.

    …Ниһаять, аерылыр минутлар җитте. Һәрбер укучы үз конвертын алып, апаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, бергә үткән күңелле мизгелләрне онытмаячакларын әйттеләр. Тормышта мәрхәмәтле, кешелекле, күп еллардан соң үз аякларында нык басып торучы, татар халкына хас гадәтле, иманлы кешеләр булып калачакларына вәгъдә биреп, апаларын бер-бер артлы кочаклап саубуллаштылар. Кушаматы белән «Җомга» бишенче булса да, Булат бүген апалары белән иң соңгы, җиденче укучы булып аерылышты. Кулына алган конвертны бик дулкынланып кысып тотканлыктан, аның эчендә нәрсә язылган, ни барлыгын беләсе килеп, кул бармаклары арасыннан тирләре бәреп чыкты. Менә ул соңгы булып ишектән чыгып килә. Күңеле белән бүгенге кайтыр юлы - мәктәп белән әби-бабасының өй арасы бик озакка сузыласын аңлап алды Булат. Ишек ачып чыкканда, сабакташлары инде таралган иде. Мәктәп ишеген ябып тышка чыгуга аны мәктәп алдында үсә торган шау-чәчәкле сириннәр каршы алды. Шулчак аны беренче мәртәбә 17 ел элек әтисе белән әнисе парлап беренче класска зур өметләр баглап укырга алып килгәннәрен, беренче звонок тавышлары, беренче бүләкләре күз алдына килеп, өтеп алгандай итте. Аңа бик ямансу көн булганын аңлый иде Булат. Әти белән әни диеп әйтә алмаганына да инде сигез ел вакыт узган. әнисенең бертуган апаларын каты авырудан коткару өчен Казан хастаханәсенә алып барып, кайтыр юлга чыккач, юл халәкәтенә эләгеп икесе дә вафат булалар. Булат тугыз яшендә әбисе белән бабасы тәрбиясендә кала.

    Бүген Булат бигрәк тә әни белән әти кирәклеген күз алдына китерде. Ни уйласа да, әби-бабасының «нык бул, балам», дигән сүзләре генә колак төбеннән китми.

    Тоткан конвертын кулыннан-кулына күчереп, мәктәп капкасын ачып, урамга атлады. Урамга чыгу белән аның тизрәк конвертны ачып укыйсы килү теләге күңелен кытыклап торды. Ниһаять, тыкрык башындагы бер тыныч урында ачып укымакчы булып туктап калды. Конверт тышындагы «Яшьлегем хыяллары» дип искиткеч матур хәрефләр белән язылган сүзләргә күзе төште. Шулчак, яшен суккандай итеп, әтисенен: «Улым, һәрчак хыялланып яшә, хыял ул бөек нәрсә, хыял ул таулар күчерә, канатландыра, башкара алмаслык нәрсәләрне хәл итә. Хыялланып яшәргэ кирәк. Ул соңмы-иртәме, һәрвакыт тормышка аша, шуны онытма»,- дип әйткән сүзләрен хәтерендә яңартты. Янәдән әти белән әнисен сагынып искә төшерде. Башка бернәрсә турында да уйлый алмастыр кебек тоела иде аңа. Көннең бик эссе вакыты булганлыктан, бар табигать уянган чак иде. Шул мәлне Булатның күңелен күтәрергә теләгәндәй итеп, борынының ике ягына ике күбәләк кунып уйный башладылар. Өстәвенә май коңгызы башына чиртеп китте, әйтерсең лә: «Күңелеңне төшермә, алга карап яшәргэ кирәк!»- дип, очышып киттеләр. Булат аларга карап уянгандай итте, җиргә күзе төште. Э анда «мәш» килеп кырмыскалар йорт төзиләр, аллы-гөлле чәчәкләр арасында бал кортлары кайнашалар. Ул кабат авыр сулап алга атлады. Бераз баргач, конвертны ачып укырга булды. Конвертны да анын матур итеп ачасы, кайчы белән тигез итеп кисеп ачасы килде, андагы серле сүзләрне ертып бозасы килми иде аның. Конвертның ягын-якка әйләндереп караса, кисәсе дә булмады аңа - кулы тирләп дымланган конверт үзе үк ачылган иде. Ул аны иркәләп кенә ачты, эчендәге кәгазьне алды. Бер ягында ис китәрлек зәвык белән рәсем ясалган - зур ике каен агачы ямь-яшел ботаклары белән ике якка сыгылып тора, ә ике каен арасыннан зур ишек белән бик күп тәрәзәле бер бина балкып тора иде. Булат берни дә аңламый аптырашта калды. Рәсемнең матурлыгына сокланып бик озак карап торды, кабат укытучысынын нинди илаһи зат икәненә инанды… Бераздан хатның икенче ягын әйләндерде Булат. Ә анда кереш сүзләр язылып киткән иде: «Булат мәктәпне "5"ле билгеләренә генә тәмамлап, имтиханнар тапшырырга дип Казан медицина университеты бинасы каршына юнәлде…»- диелгән иде.

    Булатны бу мизгелдә яшен суккандай итте, чөнки ул бу турыда бер генә мәртәбә дә уйлап карамаган иде. Ә менә укытучы апасы аңа юл күрсәтүен ул хәзер тәгаен генә аңлады. Минут эчендә үзеннэн-үзе горурлык хисе кичерде, шул ук вакытта куркуга да калды. Бу сүзләрдән соң ул бер генә нәрсәне аңлады. Димәк, артка чигенергә урын юк, дип үзенә-үзе сүз биргәнен сизми дә калды. Сүз биргәнсең икән үтәргә кирәк, чөнки без укытучыларыбыз хезмәтенә хөрмәт белән карарга тиешбез, дип үз-үзенә кат-кат сөйләнде. Сабакташларына тапшырылган җиде конверт кабат исенә төште, ул рәхмәтле булып конвертны кадерләп кесәсенә салды һәм кайтыр юлына чыкты. Шул минуттан башлап Булатның башыннан төрле уйлар үтте. Йортына кадәр туры юл булуына карамастан, ул урап, зират аша кайтырга булды. Тиз-тиз генә кыр чәчәкләре җыеп, әтисе белән әнисе кабере янына юл тотты. Килеп җитүгә кабер янында тынлык урнашты. Булат әти-әнисе белән исәнләште, чәчәкләрен куйды, кабер өстендәге чүпләрне чистартты һәм әнисе белән әбисе өйрәткән догаларны укыды. Булатны кече яшьтән үк әби-әнисе Коръән сүрәләренә өйрәткән иделәр. Ул догаларны бүгенге көнгә кадәр яттан ихлас сөйли белгәненә әнисенә кабат рәхмәтләр укыды, зур хыяллары турында сөйләде, аларның хәер-фатихаларын сорады. Тиздэн Булат кадерлеләре белән саубуллашып, кабат догаларын кабатлый-кабатлый зират капкасын ябып юлын дәвам итте. Яңадан бөтен жиһанны күзәтте Булат, әйтерсең лә бар табигать аның хыялларын хуплый бүген. Күңеленә рәхәтлек тапты, әтисе белән әнисенең хәер-фатиха биргәннәренә аның күңеле камил иде. Бик озак кайтты бүген Булат. Әллә нинди авыр хәсрәтләр килгән кешеләрне, бәхетсез ятим балаларны исенә төшерде. Ул аларга, һичшиксез, булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш иде…

    Гомерләр үткәч, кабат сабакташлар белән очрашып, кемгә нинди конверт сүзләре бәхет китерүен белү теләге белән хыялланып, бабасы яшәгән йортка кайтып җитте. Бөтен хыялларын туплап, әбисе белән бабасының да хәер-фатихасын алырга дип ишек ачты…

    Альберт СИПОВ.

    Иж-Бубый.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: