Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Иртәнге чәйгә тәмле коймак пешерәбез

Узган ялларда туган авылым Исәнбайга кайткач әнкәй тәмле мич коймагы пешереп сыйлады безне.

Мичне сүттерми ул. Без кайткан саен дүртәр таба шәңгә, күмәч, өчпочмагын тыгып куя да, берьюлы пешереп тә ала. Ә без бигрәк тә мич коймагын көтеп алабыз. Шәһәр фатирында торгач, газ өстендә пешергән коймакның мичнеке белән аермасы җир белән күкнеке кебек шул. Әйдәгез, мин сезгә әнкәйнең коймак рецептын тәкъдим итәм. Пешереп карагыз әле.

Чүпрәнең дүрттән бер өлеше, 0,5 литр сөт, 0,5 литр җылы су, өч йомырка, аз гына шикәр комы белән тоз, 1,2 кашык көнбагыш мае, 1 кашык майонез кирәк. Шушы әйберләрне салып яхшылап болгатабыз да он өстибез. 1-1,5 сәгать тотканнан соң коймакны пешерә башлыйбыз.  

Коймак белән иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев