КАРА КАРЛЫГАННАН ЖЕЛЕ ЯСЫЙБЫЗ
Кирәк: бер кило карлыган, 1-1,5 кило шикәр комы, бер стакан су.
Кәстрүлгә суны салып, шунда шикәр комының яртысын өстәп яхшылап эретәбез. Сиропка карлыганнарны салабыз. Әлеге масса кайнап чыгар алдыннан күбеген җыябыз. Кайнап чыккач утны сүндереп, калган шикәр комын өстәп эреп беткәнче яхшылап болгатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып суыткычка куябыз.
Ххх
Карлыган һәм шикәр комы 1:1 исәбе белән алына.
Карлыганны блендер белән ваклыйбыз яки иттарткычтан чыгарабыз. Тукмак белән изсәң дә була. Әлеге масса өстенә аз-азлап шикәр комы өстәп агач кашык белән болгатабыз. Банкаларга тутырып суыткычка куябыз. Желе 2-3 көндә әзер була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев