Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хуҗабикәләргә: кара карлыганнан желе ясыйбыз

    Желе бик тәмле килеп чыга һәм яхшы саклана. Кызыл карлыганнан да шушы рецепт буенча желе ясарга мөмкин.

    Кирәк: 1 кило кара карлыган, 1,5 шикәр комы, 200 мл су.

    Ясыйбыз:

    Карлыганнарны чүп-чардан арындырабыз, яхшылап юабыз.

    Аларны кәстрүлгә бушатып, 200 мл су салабыз. Кайнап чыккач уртача утта берничә минут кайнатып алабыз.

    Әлеге массаны сөзгечтән сыгабыз.

    Шикәр комы кушып кайнатып чыгаргач уртача утта ярты сәгать кайнатабыз.

    Әзер массаны стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкачлап куябыз.

    Тәмле булсын!

     

    Рецепт здоровья сайтыннан алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: