Хуҗабикәләргә: "Зәһәр" түгел рецепты буенча кыяр тозлыйбыз
Бик тәмле, аз тозлы кыяр бу! Төрле сәбәпләр аркасында тозлы, ачы ашый алмаучылар бу рецептны онытмагыз...
Өч литрлы банкага 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы алына. Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 тырнак сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица, эстрагон алына. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар рассол салып 3 минут тотабыз. Рассолны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы аш серкәсе салына. Тимер капкач белән ябыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев