Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кишер согының сез белмәгән файдасы

Кайчан эчәргә киңәш ителә

Кишер согы бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суты В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.

Кишер согы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 миллилитр кишер согын эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер согы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер согы эчәргә киңәш ителә.

Кишер согындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һ.б. эчәргә кушалар.

Кишер согы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда яхшы ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер согы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә. Кишер суты кыйммәтле даруларны алмаштыра ала, дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев