Пәхләвә ясыйбыз
Саклап куегыз
Камыр өчен:
230 грамм он, 100 грамм ак май, 100 грамм кибет каймагы, 2 йомырка сарысы, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч әзерлибез.
Онга май, каймак, йомырканың сарысын, көпшәкләндергеч салып камыр басабыз да пакетка салып эчлек әзерләгәнче суыткычка алып куябыз.
Эчлек өчен:
200 грамм чистартылган әстерхан чикләвеге (грецкий орех), 140 грамм шикәр комы, 2 йомырка агыз.
Чикләвекне блендерда ваклыйбыз, шикәр комы һәм йомырканың агын салып болгатабыз. Эчлек әзер.
Камырны 4 өлешкә бүләбез. Майланган табага (минеке 30 см*20 см) беренче катын җәябез, өстенә эчлекне җәябез, аннары – икенче кат, эчлек. Шулай 4 катны җәйгәч, йомырка сарысы белән майлыйбыз. Ромбиклар формасында камырны кисәбез. Һәр ромбикка чикләвек куеп чыгабыз. Алдан җылытылган духовкага 180 градуска 20-25 минутка пешәргә куябыз.
40 грамм балны эретеп алабыз. Пәхләвәне духовкадан алып балны өстенә агызабыз, тагын 15 минутка духовкага куеп алабыз.
Галия МОРАТОВА.
Девятерня авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев