Тиз тозлана торган кәбестә
Аш-су

Тиз тозлана торган кәбестә

Әлеге кәбестәне кичтән тозласаң, иртәнгә әзер була.

2 кило кәбестә, 1 кило кыяр, 2 уртача кишер, 1 болгар борычы.

Кәбестәне озынчалап, кыяр һәм болгар борычын вак кына итеп турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Барысын бергә болгатып 3 литрлы банкага салабыз да, кайнап чыккан маринадны коябыз.

Маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе .

Табынга биргәндә кәбестәгә көнбагыш мае өстәгез һәм суган турап салыгыз.
 


Нет комментариев