Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш–су осталары

«Гөмбәле төенчек» рецепты

Эчлекне һәркем үзе теләгәнне сайлый ала

«Гөмбәле төенчек» һәр кунакның күңеленә хуш киләчәк һәм табынны да бизәп торачак. Беренче эш итеп, безгә юка коймак пешерергә кирәк, дип бүлешә Интертат.

Коймак өчен 500 мл сөт, бер чеметем тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 250 грамм чамасы он кирәк.

Эчлекне һәркем үзе теләгәнне сайлый ала.

Беренче эчлек өчен: 300 грамм тавык түше, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 1 уртача зурлыктагы суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, 100-150 грамм маринадланган яки тозлы кыяр, тәменчә тоз һәм борыч, майонез яки каймак.

Икенче эчлек өчен: 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 1 уртача зурлыктагы суган, 150 грамм каты сыр, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, борыч.

Шулай ук пешерелгән кызыл балыктан да эчлек ясарга була.

Бизәү өчен: «косичка» сыры.

Эш барышы: йомырканы тоз белән тугларга, җылы сөт, шикәр комы өстәргә. Бу очракта камыр баллы булырга тиеш түгел, чөнки тозлы эчлек салабыз. Онны сода белән бергә болгатырга һәм иләргә, әкренләп массага кушарга, яхшылап болгатырга. Бу массага үсемлек мае салырга, болгатырга һәм бүлмә температурасында 1 сәгатькә калдырырга. Коймакларны традицион ысул белән пешерәбез: кызган табага сыек камырны агызырга, бер ягы кызгач, икенче ягына әйләндереп, пешереп бетерергә. Кайнар коймакларны атланмай белән майларга.

Вак итеп туралган суганны майда 2-3 минут кыздырырга, шунда ук гөмбәне турап салырга, тоз сибәргә. Аннары зур савытка тавык ите, кыяр, суынган гөмбә белән суганны, сыр уып һәм яңа өзелгән укроп турап салырга, майонез яки каймак салып болгатырга. Тәменчә тоз һәм борыч салырга.

Җаваплы эшкә тотынабыз: коймак уртасына 2 аш кашыгы чамасы эчлек салырга, капчык авызын җыйган сыман итеп, коймакның кырыйларын җыярга һәм «косичка» сыры белән бәйләп куярга.

«Коймаклы төенчекләр»не табынга салкын яки җылымса килеш бирергә мөмкин.

Фото: © Гөлүзә Василова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев