Бүген явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген 24 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез һава температурасы 19-24 градус тәшкил итәчәк
Нет комментариев