Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Киләсе атнада Татарстанда 20 градус җылы булачак

Синоптиклар бу елның язгы-җәйге чорында уртача янгын куркынычы саклана дип саныйлар.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Киләсе атнада Татарстанда 15-20 градус җылы көтелә. Бу хакта төбәк Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184836/

 

"24 апрельгә кадәр температура арта барачак. Дүшәмбедән башлап төнге температуралар +1... +6 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез шулай ук +15...+20 градус җылылык булачак», - дип билгеләп үтте Захаров.

Гомумән алганда, синоптиклар фаразлавынча, 2019 елның язгы-җәйге чоры уртача янгын куркынычы сезоны булачак. Уртача айлык һава температурасы һәм явым-төшемнәр саны нормага якынча туры киләчәк. Бары тик июньдә генә явым-төшемнәр нормадан азрак булачак, дип өстәде докладчы.

Киңәшмәдә шулай ук май аеннан июль аена кадәр урман янгыннарының максималь саны көтелә, дип әйтелде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184836/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев