Синоптиклар Татарстанда кайчан бераз салкынайтачагын фаразлады
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанга салкын атмосфера фронты килә
Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрә башлый. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итте.
Сишәмбе көнне республикада яшен һәм көчле җил көтелә, әмма эсселек чигенмәячәк: көндезен +33 градуска кадәр булачак. Шундый ук һава торышы 10 августта да сакланачак.
Пәнҗешәмбе көнне Татарстанга салкын атмосфера фронты килә. Ул яңгырлар, яшеннәр һәм хәтта боз алып киләчәк. Температура төшә: төнлә +13..+18 градуска кадәр һәм көндез +22..+27 градуска кадәр булачак.
Җомга һәм шимбә, 12-13 августларда, бу температуралар саклана: төнге сәгатьләрдә +12..+17 градуска кадәр һәм көндезен +23..+28 градуска хәтле фаразлана. Әмма антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы кимиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев