Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм томан турында кисәтә

    Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк.

    (Казан, 19 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 20 июльдә, Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда, яшенле яңгыр һәм томан булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Төнлә һәм көндез вакыты белән яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

    Яшенле яңгыр вакытында җил тизелеге 15–20 м/с ка кадәр җитәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, диелгән һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә. 

    Төнлә температура 15-20 градус, ә көндез 24-29 градус җылы булачак.

    • Россия Гидрометеорология үзәге күп кенә төбәкләрдәге, шул исәптән Татарстанда, югары һава температурасы саклану яшенле яңгырлар явуга китерәчәк дип хәбәр иткән иде. 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: