Татарстанда температураның +25 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
Җил көньяк-көнчыгыштан исә
15 апрельдә Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын.
Көндез +19, +24 градуска кадәр җылыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев