Югары уңыш алу өчен бар көчләрен куялар
Быел Әгерҗе районында язгы культураларны җыеп алуга иң беренче булып фермерлар Марат–Мансур Мөхәммәдиевлар керештеләр. Узган атнада көннәр кояшлы торганда алар 300 гектар тәшкил иткән арпа кырларыннан бөртекләрне җыеп алырга өлгерделәр. Уңышы да сөендерерлек. Һәр гектардан уртача 42 центнер чыккан.
21 ел фермерлык эшчәнлеге алып баручы Мөхәммәдиевлар ел саен бөртекле һәм техник культуралардан югары уңыш алу өчен бар көчләрен куялар. 2024 елга кадәр Салагышта 500 гектар мәйданда игенчелек белән шөгыльләнсәләр, ике ел элек Исәнбайның 3800 гектар чәчүлек җирләрен эшкәртә башладылар. Быел шунда 170 гектарда арпа һәм бодай, 1500 гектарда рапс, 460 гектарда көнбагыш үстерделәр.
Чәчүлек мәйданнары артуга фермерлар техника паркын яңарту, ындыр табагын ремонтлауны да планга кертәләр. Быел Исәнбайда бер мең тонна ашлык сыйдырышлы складны урып-җыюга кадәр төзекләндерүне төгәлләгәннәр һәм арпа уңышын шунда салганнар. Амбар территориясен койма белән әйләндереп алганнар. Исәнбайда Бима елгасы аша салынган күпер дә тузган хәлдә булган. Уракка төшкәнче аны да ремонтлаганнар. Соңгы ике ел эчендә чәчү комплексы, көчле куәтле ике трактор, КамАЗ машинасы сатып алганнар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев