Урып-җыю эшләрендә Илдус белән Камилгә тиңнәр юк
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю эшләрендә Илдус белән Камилгә тиңнәр юк

Уртача уңыш 30,4 центнер тәшкил итә

Әгерҗе районында 12 августка 6356 гектарда бөртеклеләр суктырылган (планга карата 39 процент). Аграрийлар арпа, бодай басуларында эшлиләр.

Уртача уңыш бер гектардан 30,4 центнер тәшкил итә.

“Нәүрүз” ширкәте буенча иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар – Илдус Гыйльмегаянов, Камил Каиров. Алар суктырган бөртеклеләр бер мең тоннадан артып киткән.

Илдус быел 27нче сезон уракта. Ярдәмчесе – улы Данияр белән бергәләп сигезенче ел икмәк өчен көрәштә алар. Әтиле-уллы комбайнчылар һәр елны уракта алдынгы урыннарда баралар.

Яңа Акхуҗа авылы егетләре Камил–Наил Каировлар бик яшь булсалар да, “Нәүрүз” ширкәтендә тәҗрибәле комбайнчылар белән бер сафта эшлиләр. Озак еллар КамАЗ машинасын иярләгән әтиләре Вячеславка кечкенәдән ияреп йөреп техника серләренә төшенгән малайлар бүген инде үзләре көчле егәрлекле чит ил комбайнында хезмәт куялар.

– Өч ел төп комбайнчы мин, – ди горурланып Камил.

Ә Наил – шушы еллар дәвамында абыйсының ярдәмчесе, ягъни уң кулы. Икесе дә Ижауда автомеханик белгечлегенә укыйлар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев