Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Исәнбайның студент егетләре урып-җыю чорында булышалар

Исәнбай егетләре Гадел Ягъфәров һәм Илназ Сизов һәр елны урып-җыю кампаниясе вакытында  “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте басуларыннан бөртеклеләр җыеп алуда булышалар.

Казанда нефтьче һөнәренә укучы Гадел, Түбән Камада механик булырга әзерләнүче Илназ җәй башында каникулга кайтуга Тирсәгә комбайн ремонтларга йөргәннәр.

  • Авылдан барып-кайтырга машина булмаганда 60 чакрымны “попутка“ белән йөрергә дә туры килде, диләр алар.

Урып-җыюга төшкәннән бирле кояш белән торып эшкә чыгып китәләр. Өйләренә төнлә генә кайтырга туры килсә дә, сер бирмиләр. Бүген алар туган авыллары Исәнбай басуында борчак суктыралар.

  • Борчак басуы 63 гектар тәшкил итә. Егетләр бүген суктырып бетерәбез дип бик тырышып эшлиләр, ди бүлекчә җитәкчесе Ирек Нәгыймов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев