Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы почмагы

Чулпан Латыйпова: Бакчада өлгергәнче, өйдә үскәнен ашыйбыз

Чулпан ЛАТЫЙПОВАның тәрәзә төпләрендә тартма-тартма үсентеләр күренә башлаган

Салагыш авылында яшәүче Чулпан ЛАТЫЙПОВАның тәрәзә төпләрендә тартма-тартма үсентеләр күренә башлаган.

Эустома, цинерария дигән чәчәкләре матур гына үсеп киләләр. Бик тиздән алар янәшәсендә кыярлар утыртылган савытлар да барлыкка киләчәк. Оста бакчачы ел саен март башында өч-дүрт төп кыяр утырта икән.

– Иң беренче шуны әйтим әле, тәрәзә төбендә үстерү өчен кыярның үз-үзен серкәләндерә, тиз өлгерә, бик озын булып үсми торган, яктылыкка артык таләпчән булмаган сортын сайларга кирәк. Мин “Балконный” дигән сортны сатып алам. Иң башта туфрак әзерлим. Көздән алып куйган балчыкны савытка салып духовкада 30 минут тирәсе кыздырам. Аннан кибеттән алган балчык белән бергә кушам. 3,5 литрлы чиләкләр әзерлим. Төбенә көл, ваклап йомырка кабыгы салам. Аннан балчыкны салып, орлыкны утыртам да, су сибеп пленка белән каплап куям. Ике-өч көннән тишелгәч пленканы алам. Март аенда кояш нурлары ныграк төшә, шулай да мин фитолампа кабызып куям. Яфрак чыгаргач көл, чүпрә суы белән тукландырам.

Кыярның мыекларын өзмим, озыная башлагач бәйләп куям. 1,5 айда кыярлар өлгереп тә җитә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев