Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

“Әгерҗе хәбәрләре“ укучысы зур бүләк отты

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Алдан вәгъдә ителгәнчә, “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасына язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаучылар арасында ЭЛЕКТР ИТТАРТКЫЧЫн җиңүчесен игълан итәр вакыт җитте. 

Иң беренче чиратта, быелның икенче ярытеллыгында да газетабызга язылган 3400дән артык әбунәчебезгә тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерик әле. Матбугатка язылу чорында актив эш алып барган почта элемтәсе бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хат ташучыларга да эшләрендә җиңеллекләр һәм уңышлар телибез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Ә бүләк уйнатуга килгәндә, бәхетле җиңүчене ачыклау өчен редакциябезгә яшь дустыбыз – матбугат ветераны Рәмзия Зарипованың 7 яшьлек оныгы Илһамны чакырдык. Йөзгә якын квитанция арасыннан Илһам тартып чыгарган бәхет иясе Күләгәштән Анжела ШУМАТОВА булып чыкты. Анжела Владимировнаны һәм аның гаиләсен редакция бүләге – иттарткыч отулары белән чын күңелдән котлыйбыз. 

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Безнең белән булганыгыз, газетабызны көтеп алганыгыз, аралашып, тәкъдим-фикерләрегезне җиткереп торганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Ил-көннәребез тыныч булсын, сезне күңелле язмалар белән ешрак сөендерергә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев