Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

“Әгерҗе хәбәрләре”нә арзанрак бәядән язылырга мөмкин

Бүләккә – язылу

1-11 октябрьдә почта элемтәсе бүлекчәләре аша “Әгерҗе хәбәрләре”нә арзанрак бәядән – 682,08 сумга язылырга мөмкин.   

2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылуның иң кызу чорына килеп җиттек. Нәкъ шуны күз уңында тотып, 1-11 октябрь көннәрендә “Язылу ункөнлеге” игълан ителә. Әлеге көннәрдә “Әгерҗе хәбәрләре”нә арзанрак бәядән – 682,08 сумга языла аласыз. 

Язылу ункөнлегенең Өлкәннәр декадасы белән туры килүе дә очраклы гына түгелдер. Газетаны укучыларның да күбесе – өлкән буын вәкилләре. Декада булудан файдаланып, аларга язылу бүләк итсәгез, якын кешегезне алдагы ярты елга да газеталы итәрсез. 

Язылу декадасына кагылышлы тагын бер яңалыгыбыз бар. Анысын алдагы санда хәбәр итәрбез.      

Газетаны редакциягә килеп яки Әгерҗедә хезмәт коллективлары аша алдыручылар өчен бәя – 426 сум.  

Алдагы елда да бергә булыйк, хөрмәтле газета укучыларыбыз! 

Реклама, 16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев