Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

Хат ташучыларга – рәхмәт сүзебез

Бүләкләргә вәгъдә иткән идек

2022 елның 1 январена “Әгерҗе хәбәрләре”нә язылучылар санын 2021 елның 1 январе күләмендә саклап кала алган йә арттыруга ирешкән хат ташучыларны бүләкләргә вәгъдә иткән идек.  

Бүләкләнүчеләрне игълан иткәнче, хат ташучыларның һәркайсына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Яшерен-батырын түгел: аларның эше җиңел түгел. Эш сәгатьләре кыскартылган булганлыктан, хезмәт хаклары да “ташка үлчим” генә. Әмма шуңа карамастан, яңгыр-буранда да, җәйге челләдә дә укучыларга газета-журналларны, коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне, суд приставларыннан, ЮХИДИдан һәм башка рәсми хатларны вакытында таратырга кирәк. Моңа өстәп, төрле товарлар...

Районыбыз хат ташучылары арасында әлеге авыр хезмәтне бик озак еллар башкаручылар да, бер авылдан икенчесенә җәяү йөрүчеләр дә бар. Бернинди авырлыкларга карамастан, әлеге эшкә алынып, аны башкаларга үрнәк итеп башкаручылар да җитәрлек. Алдагы язылу кампанияләре чорында без андыйларны  да махсус номинацияләрдә билгеләп үтәргә ниятлибез. 

Ә бу юлы без куйган шартларга бары тик ике почта элемтәсе бүлекчәсе генә туры килде. Болар – Кырынды һәм Күләгәш почта элемтәсе бүлекчәләре. Кырынды авыл җирлегендә район газетасына 99 (узган елның 1 январена – 93) гаиләне яздырган булсалар,  Күләгәш җирлегендә  – 70 (64).  Аларга акчалата бүләк тапшырылачак. Узган елга карата язылучылар санын 95 процент күләмендә саклап кала алган Кичкетаң, Салагыш, Иске Чекалда бүлекчәләре хезмәткәрләренә дә редакция күчтәнәчләре әзерләдек. Вакытлы матбугат чараларына язылу барышында иң нәтиҗәле эшләгән хат ташучыларның берсе – Тирсәдән Нурия Муллина да махсус бүләгебезгә лаек. Һәркайсыгызны ихлас котлап, исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез.    

Белешмә:
Бүген районда 23 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли. Аларның 3есе – Әгерҗедә, 20се – авылларда. Хат ташучылар саны – 62.   
Дания АБЗАЛИЕВА        
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев