Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

Мәрвәр Каһирова 91 яшендә дә район газетасыннан аерылмый

Зур дөнья белән тоташтыручы күпер 

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм ветераны Мәрвәр Каһирова 91 яшендә дә район газетасыннан аерылмый. “Район газетасы гомерлек юлдашым булды. Кунак кебек көтеп алам мин аны”, ди.

– Үземне белә башлаганнан бирле, “Ленин юлы”, “Җиңү юлы” булганда да, “Әгерҗе хәбәрләре” итеп үзгәртелгәч тә район газетасына язылдык. Район хастаханәсендә рентген кабинетында лаборант булып эшләгәнгә, иң алдан медицина хезмәткәрләре турындагы мәкаләләрне табып укыйм. Күңелем белән алар янында мин. Сүз уңаеннан, Эдуард Овчинников җитәкчелегендәге район үзәк хастаханә хезмәткәрләренә, үзем 25 ел хезмәт куйган рентген кабинетында эшләүче кызларга рәхмәтемне җиткерим әле. Аларның даими игътибарларын тоям. Бәйрәмнәрдә бүләкләр, күчтәнәчләр белән киләләр, – ди медицина ветераны.

– Туганнардан бик уңдым. Бездән ерак түгел яшәүче Резидабыз “җиңгәчәй” дип көнгә өчәр тапкыр килеп хәлемне белә, эшләремдә булыша. 85 яшендә уң оча сөягем сынган иде. Быел сулы да сынды. Урын өстендә генә ятам. Хәзер йөри алмагач, газетага почта элемтәсе бүлекчәсе аша языла алмадым. Хәзер район газетасы кибетләрдә дә бар икән. Яраткан газетабызның кибетләр аша сатылуы минем кебекләр өчен бик уңай. Туганым Резида 15нче кибеттән алып килә. Ил-көндәге яңалыкларны шулай белеп барам, – дип рәхмәтләр укый аңа Мәрвәр әби.

– Өлкән туганыбыз өчен газета якын дус кебек. Ипләп кенә, тәмләп кенә укый ул аны. Район яңалыкларын да, республиканыкын да – берсен дә калдырмый. Анда язылганнарны миңа да сөйли. Зур дөнья белән тоташтыручы күпер ул аның өчен, – ди Резида Закирова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев