Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әбунә

Әнисә Гайфуллина район басмасына беренчеләрдән булып язылды

“Әгерҗе хәбәрләре”нең тугрылыклы дусты

“Нинди сорау булса да аның янына киләбез, дөрес киңәшен дә бирә, кулыннан килгәнчә булыша да. Бер белмәгәне дә юк“, – диләр Сәхрә авылы өлкәннәре Әнисә ГАЙФУЛЛИНА турында. 

Минзәлә кызы Әнисәнең әти-әнисе итек басу белән шөгыльләнү ниятеннән бу якларга килеп чыккач, биредәге гүзәл табигатькә гашыйк булып Сәхрәдә төпләнеп калалар. Иж-Бубыйда урта белем алып фермада эшли башлаган, акыллы, итагатьле, ягымлы булуы белән аерылып торган Әнисәне авыл кибетенә сатучы итеп чакыралар. Кешеләр белән аралашырга яратучы авыл кызы бик теләп риза була. Утыз ике ел буена үз эшен җиренә җиткереп башкарып, сәхрәлеләрнең тирән хөрмәтен яулый ул. Берничә тапкыр Шаршады авыл Советы депутаты булып сайланган авылдашларына сораулар белән дә еш мөрәҗәгать итәләр.

 – Үземне белә-белгәннән бирле район газетасын укыйм. Мин бөтен мәгълүматны шуннан алам. “Әгерҗе хәбәрләре“ндә дә, эчендәге кушымтасында да бик күп яңалыклар урын ала. Рәттән укыйм, барысы да кызыклы миңа. Газета бай эчтәлекле. Заман сулышы бик ачык чагыла анда, – ди бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеена әзерләнүче хезмәт ветераны. 

Әнисә апа әбунә кампаниясе башлануга ук беренчеләрдән булып языла аңа. Быел да хат ташучы Лениза Баһаутдинова пенсия китергәч тә газетага язылып куйган инде. 

–    Язылу бәясе ничә сум булса да аннан башка яшәүне күз алдыма да китермим. Ай саен пенсия биреп торалар, шөкер. Ялгыз яшәгән кешегә газета көтеп алынган кунак кебек бит ул. Өч улым җир куенында ята, тормыш иптәшем гомер буе авыру булды. Сынмыйча, тормыш мәшәкатьләренә зарланмыйча, кызым һәм улым, оныкларым минем белән горурланып яшәсеннәр дип тырыштым. Тормыш сынауларын минем кебек зур сабырлык белән җиңеп барган кешеләр язмышлары турында аеруча яратып укыйм. Шунысы да бик ошый: сораулар булганда редакциягә шалтыратып әйтәбез. Алар йә газета аша җавап бирәләр, йә үзебезгә шалтыратып әйтәләр. Редакция хезмәткәрләренә һәм күрше авылдан безгә газета-журналларны вакытында китереп җиткерүче хат ташучыбызга эшләрендә уңышлар телим, – ди “Әгерҗе хәбәрләре”нең тугрылыклы дусты.

М.Ягъфәрова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев