Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәйге

Әгерҗедә ТЧЭ-15 локомотив бригадалары арасында профессиональ осталык конкурсының беренче этабы узды

Бу чара Машинистлар көненә багышланып, депо хезмәткәрләре өчен бик әһәмиятле вакыйга булды

20 март көнне Әгерҗенең ТЧЭ-15 эксплуатацион локомотив депосы территориясендә локомотив бригадалары хезмәткәрләре арасында профессиональ осталык конкурсының беренче этабы узды, дип хәбәр итә “ТЧЭ-15 депосы”.

Бу чара Машинистлар көненә багышланып, депо хезмәткәрләре өчен әһәмиятле вакыйга булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге хезмәткәрләр урыннар яулады:

Электровоз машинистлары арасында:

1 урында – Фәнис Мөстәхимов

2 урында – Данил Главатских

3 урында – Радик Капертонов 

Тепловоз машинистлары арасында:

1 урында – Марат Галимҗанов

2 урында – Ирек Шәрәфетдинов

Без бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Әлеге бәйгедә ирешкән уңышлар яңа казанышларга өнди. Әгерҗе депосы вәкилләре ТЧЭ-14 Юдинода узачак бәйгедә безнең депо данын яклаячак.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев