Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Архив эше буенча дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм“ исемле бәйге уздыра

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты 30 апрельгә кадәр “Минем шәҗәрәм” дип аталган бәйге уздыра.

Бәйгедә биш яшь төркемендә теләге булган һәркем катнаша ала: 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яше тулмаган һөнәри белем бирү йорты студентлары, 18 яшьтән зурраклар.

I муниципаль этап архив бүлекләре оештыруында 15 апрельгә кадәр үтә.  II республика этабы 16 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итә.18 яшьтән зурракларның эшләре икенче этапка юллана.

Һәр эшнең максат һәм бурычлары булырга тиеш. Шулай ук нәсел тарихы турында нигезле һәм документаль расланган мәгълүмат, архив документларына сылтамалар, материалларга аңлатма һәм тарихи белешмәләр булу зарур. Борынгы бабаларның эшчәнлеге, аларның ил, туган як үсешенә керткән өлеше, гаиләнең милли тамырлары  турындагы мәгълүматны да кертергә мөмкин. Документаль рәвештә раслап булмый торган гаилә тарихыннан кызыклы фактлардан да файдаланырга була. Бу әңгәмә, интервью, хатирә формасында булырга мөмкин.

Заявкалар бирү, эшләрне башкару турындагы тулы мәгълүмат белән ТР Дәүләт комитеты сайтының “Эшчәнлек, Грантлар, архив бәйгеләре” бүлегендә таныша аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев