Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Бәйге

Әтнә театры тарафыннан балалар арасында драматургия конкурсы игълан ителде

Әгерҗелеләр! Бу яхшы мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Гаризалар 2025 елның 15 гыйнварыннан 15 июньгә кадәр кабул ителә

Әтнә театры Балалар hәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсын ачык дип игълан итте.

Гаризалар 2025 елның 15 гыйнварыннан 15 июньгә кадәр кабул ителә.

Конкурс театрны гамәлгә куйган Гомәр Мәрданов исемендаге театр фестивале кысаларында ике елга бер мәртәбә үткәрелә.

 

«Аның максаты — балалар hәм яшүсмерләр арасында яшь драматургларны эзләү, табу hәм аларга алга таба иҗат итү өчен шартлар тудыру», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

 

Конкурста татар телендә язылган пьесалар белән 18 яшькә кадәрге балалар hәм яшүсмерләр катнаша ала.

Текстларны электрон почта аша конкурсның электрон адресына (dramkonkurs-atnya@mail.ru) җибәрергә кирәк.

Жюрига драматурглар, режиссерлар, театр әhелларе, җәмәгать эшлеклеләре керә.

Лонг-бит 1 сентябрьгә, шорт-бит 1 октябрьгә кадәр формалаша.

Җиңүчеләр 2025 елның ноябрендә игълан ителәчәк.

Балалар һәм яшүсмерләр арасындагы республикакүләм драматургия конкурсы Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның бурычлары — балалар hәм яшүсмерләр тарафыннан драматургия әсәрләре тууга этергеч бирү; балалар оешмаларындагы театр түгәрәкләренең репертуарын төрләндерү; үсеп килүче буында татар теленә, әдәбиятына, театр сангатенэ мәхәббәт тәрбияләү.

Конкурс беренче мәртәбә 2023 елда үткәрелде.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев