Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Әбунәчебезгә “Татмедиа“ җәмгыяте бүләкләре тапшырылды

Яңа Бәзәкәдән Гөлназ ВӘЛИЕВА “ТАТМЕДИА” җәмгыяте уздырган “Язылган өчен – телевизор” бәйгесендә бишенче тапкыр катнашты һәм шуның дүртесендә, матбугат чараларын иң күп яздыручы буларак, кызыксындыру бүләкләре алды.

  • Без элек-электән бик күп газета-журналлар алдырабыз. Чөнки укырга яратабыз. Укытучы буларак, аларны эшемдә дә файдаланам, – ди Гөлназ. – Быел да өебезгә “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сөембикә”, “Ялкын”, “Салават күпере”, “Математика. Все для учителя!” журналлары, “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш” газеталары килә.  “Ялкын” журналын махсус укучыларым өчен яздырам. Ә “Салават күпере”н кызыбыз Рәмзилә яратып укый.

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте бәйге игълан иткәч, анда үземне сынап карарга булдым. Дүртенче тапкыр кызыксындыру бүләге алуыма сөенәм, әлбәттә. Әмма минем өчен бүләк мөһим түгел. Газета-журналларга моңа кадәр дә язылдык, киләчәктә дә язылачакбыз. Бәйге оештырылса, анда да катнашачакмын. Чөнки аның бер авырлыгы да юк бит. Квитанцияләрнең күчермәсен интернет аша юллыйм да эш бетә, – ди ул.

Ә без әбунәчебезгә алга таба да уңышлар телибез. Аның үрнәгендә башка укучыларыбызны да әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев