Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы битләрендә райондашларыбыз турында сөйлибез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАССРның 100 еллыгы – республиканың бөек кешеләре турында сөйләү өчен яхшы мөмкинлек” дип белдерде.

Әлеге юбилей – районыбызның данлыклы кешеләре турында башкаларга сөйләү өчен дә менә дигән форсат ул. Безнең районда да эш-гамәлләре белән башкаларның ихтирамын яулаган, төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булган, орден-медальләр алган якташларыбыз бик күп.

Газетабыз битләрендә “ОРДЕН-МЕДАЛЬЛЕ ЯКТАШЛАРЫБЫЗ” дип аталган яңа рубрика ачабыз һәм сездән хатлар көтеп калабыз. Тәкъдимнәрегез булса, 22861, 22962 телефоннарына  да шалтырата аласыз.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. Татар Автономияле Совет Социалистик республикасының оешу көне дип 1920 елның 25 июне санала. Шуңа  күрә агымдагы ел олы юбилейга әзерлек елы дип игълан ителде. Бу уңайдан  реуспубликада  http://100.tatarstan.ru/  дип аталган махсус сайт булдырылды. Анда Татарстан архивлары фондларыннан, шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты һәм Татар энциклопедиясе институты фондларыннан фотосурәтләр, документлар белән танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев