Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

«Әгерҗе хәбәрләре» район фото-конкурсы башлану турында игълан итә

Нәтиҗәләр 30 октябрьдә ясалачак

Халыкара өлкәннәр көне - 1991 елның 1 октябреннән бирле билгеләп үтелә. Бу көн барыбызга да өлкән буын кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерә.

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе бу мөһим бәйрәмгә багышланган "Әбиләребез ярдәмчеләре" исемле район фото-конкурсының старты турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен фотографияләрегезне 2020 елның 29 октябренә кадәр https://vk.com/public199107963 төркеменә урнаштырырга кирәк.

Үз фотосурәтләрегезне урнаштырганда түбәндәгеләрне күрсәтергә онытмагыз:

- фото астына кызыклы исем

- авторның фамилиясе һәм исеме

- яшәү урыны (шәһәр, авыл)

Бер катнашучы тарафыннан фотоконкурска тәкъдим ителгән эшләр саны 3 фоторәсемнән артып китә алмый.

Фотоконкурс нәтиҗәләре 30 октябрьдә https://vk.com/public199107963 төркемендә ясалачак.

Без барлык катнашучыларга да зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев