Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Әгерҗе лимонады бәйгедә катнаша

Җиңүчеләргә ихтыяҗ һәм сатуны арттыруда ярдәм күрсәтеләчәк

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Әгерҗе райпосының икмәк-азык комбинатында җитештерелүче лимонадны “Вкусы России” төбәк брендлы илкүләм бәйгесенә тәкъдим итте. 

–    Мин кечкенә чактан ук үзебезнең Әгерҗе лимонадын эчеп үстем. Хәзер дә аңа хыянәт итмим. Киштәдә нинди генә эчемлекләр тезелеп торса да, үзебезнең лимонадны сатып алам, – ди бер танышым. 

Чыннан да, бигрәк тә өлкән булын вәкилләре арасында “сироп салынган газлы суның тәме әле дә тел очында саклана” диючеләр бик күп. 
Сер түгел: акча артыннан куып, күп кенә җитештерүчеләр сыйфатлы табигый ингредиентларны арзанрак ароматизатор һәм өстәмәләргә алыштыралар. 

–    Ә без, киресенчә, “балачактан таныш тәмне саклау” максаты белән эшлибез. Безнең өчен иң мөһиме – сыйфат һәм табигыйлек, – ди  “Икмәк-азык комбинаты” җәмгыяте идарәсе рәисе Рөстәм Ваһапов. 
–    Лимонад ясау өчен Әгерҗенең аскы өлешендәге су файдаланыла. Ул күмер фильтрлар ярдәмендә махсус җиһазларда чистартыла, ультрафиолет белән баетыла, – дип дәвам итә. 

Икмәк-азык комбинатында көн саен 600 литр лимонад җитештерелә. Җәйге чорда җитештерү күләме бер мең  литрга кадәр җитә.  “Вкусы России” сайтында 19 ноябрьдән тавыш бирү башланды. Аның кысаларында һәр кеше яраткан ризык брендларын яклап тавыш бирә ала. Әгерҗелеләр, әлбәттә, үзебезнең лимонадка өстенлек бирерләр дип ышанабыз. 

Проектта катнашучыларның барысы да, федераль ярдәм һәм үсеш программасына кереп, хезмәткәрләрнең квалификациясен үстерү мөмкинлеге ала. Ә җиңүчеләргә ихтыяҗ һәм сатуны арттыруда ярдәм күрсәтеләчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев