Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Әгерҗенең “Ак калфак“ оешмасы иҗади бәйге игълан итә

Шигъри җанлы хөрмәтле дусларыбыз!  Милләтебез, телебез, динебез  сагында торучы “Ак калфак” оешмасының Әгерҗе районы бүлекчәсе “Үз җырыбыз булсын әле” дигән иҗади бәйге игълан итә. 

Авылларда гүзәл затларыбызны берләштереп, милли йолаларыбызны саклап килүче, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен балалар, оныклар күңеленә сеңдерүче, ял вакытларын бергәләп күңелле һәм файдалы итеп үткәрүче аккалфаклыларның үз җыры булсын иде. Шигъри җанлы каләм осталарын әлеге бәйгегә чакырабыз. Сез иҗат иткән тирән мәгънәле, эчтәлекле, иң матур шигырьгә үзешчән композиторларыбыз көй дә иҗат итсәләр, “Ак калфак”ның үз җыры булыр иде.

Шигырьләрегезне март ае ахырына кадәр “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе почтасына юллагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев