Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Игътибар: Яңа елга бәйге игълан итәбез

    “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе мәктәп укучылары арасында Яңа елга “Урман җәнлекләре белән әйлән-бәйлән уйныйбыз“ дигән бәйге игълан итә.

    Кышкы урманда бәйрәмчә бизәлгән чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә урман җәнлекләре – Куян, Бүре, Аю, Поши, Төлке, Тиен, Керпе... бәйрәм иткәнен күз алдына китерегез әле.

    Малайлар-кызлар, фантазиягезне эшкә җигеп кул астындагы төрле әйберләрдән бер кыргый җәнлекне ясап редакциягә китерә аласыз. Бәйге җиңүчесенә һәм призлы урын алучыларга Яңа ел бүләкләре, барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырыла. Иң үзенчәлекле эшләнмәләр Яңа ел санында газетабызда урын алачак.

    Эшләнмәләрне 20 декабрьгә кадәр редакциядә (К.Маркс урамы, 8) кабул итәбез. Сорауларыгыз булса, 22962 телефонына шалтырата аласыз.

    Ххх

    Иҗат белән шөгыльләнүче каләм осталары игътибарына! Сездән “Урман җәнлекләре белән әйлән-бәйлән уйныйбыз“ дигән баш астында Яңа елга багышланган шигырьләр көтәбез. Иҗат җимешләрен шулай ук 20 декабрьгә кадәр җибәрә аласыз. Шигырләрне agr-vesti@mail.ru электрон почтасына да юлларга була.

    Бәйгенең сроклары – 04.12.2019-27.12.2019. Оештыручысы – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Әгерҗе хәбәрләре” (“Агрызские вести”) газетасы редакциясе. Акциянең сроклары, бүләкләр саны, алу тәртибе турындагы тулы мәгълүмат – редакциядә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22861, 22962. Реклама, 6+. 

     

    Фото yandex.uz сайтыннан алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: