Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Исәнбай мәктәбе укучысы – Гран-при иясе

Район тарихында беренче тапкыр

2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасы белән зур масштаблы проект – Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадага старт бирелде. Быел олимпиада 8нче тапкыр узды. Татарстан һәм Россиянең  төрле төбәкләреннән, чит илләрдән җыелган мәктәп укучылары һәм студентлар өчен сынау Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә үтте. Олимпиадада 539 укучы белемен сынады. Шуларның 328е – Татарстаннан.

Олимпиадада Әгерҗе районы мәктәпләреннән алты укучы катнашты. Менә алар: Гөлназ Мөэминова, Ралина Хабирова (Исәнбай), Лиана Габбасова (Кадыбаш), Ландыш Фәттахова (Көчек), Әдилә Мөхәммәтдинова, Александра Пекшикова (Тирсә). Район тарихында беренче тапкыр Исәнбай урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлназ Мөэминова Гран-При иясе булды. Шул ук мәктәптән Ралина Хәбирова – призер. Аларны олимпиадаларга укытучылары Гөлназ Хуҗина әзерләде.«Мин татар булуым, татар телендә сөйләшүем, татарча белем алуым белән бәхетле. Киләчәк тормышымны да татар теле белән бәйлисем килә», — ди Гөлназ Мөэминова. 

Бу тантанада Бөтенроссия яшь язучыларның "Илһам" бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде. Алар арасында Кадыбаш мәктәбенекң 10 сыйныф укучысы Лиана Габбасова (укытучысы – Эльмира Расулева), Әгерҗенең 4нче мәктәбе,  3 сыйныф укучысы Дилия Закирова да бар (укытучысы – Әлфия Заһретдинова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев