Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Кадыбаш укучылары “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы уздыра торган бәйгегә кушылды

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе укучылар арасында әлеге бәйрәм уңаеннан бәйге тәкъдим итте.  

ТӨРЛЕ ЭШЛӘНМӘЛӘРДӘН ЧЫРШЫ ҺӘМ УЕНЧЫКЛАР ясау бәйгесенә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары кушыла алалар. Редакциягә берсеннән-берсе матур чыршылар килә башлады инде. Менә бу укучылар – Кадыбаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары. Алар чыршыларны мәдәният хезмәткәрләре Алсу Сибатова һәм Фәридә Каюмова җитәкчелегендә ясаганнар.

Хөрмәтле балалар! Бәйгедә сез дә катнашыгыз! Бәйге җиңүчеләрнә һәм призлы урын алучыларга Яңа ел бүләкләре, барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Иң үзенчәлекле чыршылар, уенчыкларның фотолары һәм җиңүчеләр Яңа ел санында газетабызда урын ала. Чыршы һәм уенчыкларны 21 декабрьгә кадәр редакциядә (К.Маркс урамы, 8) кабул итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев