Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Каз каурыеннан, чәнечкедән... чыршылар

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында Яңа ел алдыннан чыршылар ясау буенча бәйгене юкка игълан итмәгәнбез икән. Елны төгәлләүче иң күңелле бәйрәмгә багышлап берсеннән-берсе үзенчәлекле, искиткеч матур чыршылар алып килделәр оста куллы укучылар, балалар бакчаларына йөрүче малай-кызларыбыз.

Аларның фантазиясенә, тырышлыгына, осталыгына таң калып, тел шартлаттык. Дөрес, күпләргә урман чибәркәйләрен ясарга әти-әниләре, тәрбияче-укытучылары да ярдәм иткәндер. Әмма ничек кенә булмасын, чыршылар, беренчедән, гадәти түгел, икенчедән, бер-берсен кабатламый.

Каз каурыеннан, гном, курчак формасында ясалган чыршылар заманчалыклары белән аерылып торсалар, мамык таякчыкларыннан, дискларыннан ясалганнары ак карга төренгән чын чыршыларны хәтерләттеләр. Нарат бөреләреннән дә урман чибәркәйләре бик купшы һәм матур күренәләр икән. Хәтта чәнечкедән, төрле ташлардан, ярмалардан да ясап була икән бит бәйрәмнең төп бизәген. Салфеткадан, челтәрле тукымалардан да иҗат иткәннәр оста куллар аларны. Бизәү өчен дә ниләр генә кулланмаганнар: мишура, кәнфит, сәйләннәр, ялтыравык кәгазьләр, кар бөртекләре, төрледән-төрле уенчыклар, хәтта сәдәф, пазл, ракушкага кадәр бар. Алар барысы да күз явын алырлык.

Бәйгедә Девәтернә мәктәбе, коррекцион мәктәп-интернат, Бима, 1нче балалар бакчалары, Кырынды китапханәсе, Кадыбаш Мәдәният йорты каршындагы түгәрәкләргә йөрүчеләр зур активлык күрсәттеләр. Девәтернә мәктәбеннән генә 20гә якын чыршы кабул иттек. Ә бәйгегә барлыгы 70ләп урман чибәркәе килде. Без конкурста катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Укуларыгызда уңышлар телибез. Яңа ел яңа сөенеч-шатлыклар алып килсен. Киләчәктә дә без игълан иткән бәйгеләрдә актив катнашырсыз дип ышанабыз.

Ә бәйгенең җиңүчеләре кемнәр соң? Газета укучыларыбыздан торган комиссия җиңүчеләрне билгеләде. Иң-иң матур чыршы ияләре төрле номинацияләрдә бүләкләнә. 

 

“Иң креатив чыршы“

Алия Хөснетдинова, 6 яшь, Салагыш авылы.

Тимур Халиков, 1 сыйныф, 1нче гимназия.

Елена Бабаева, 5 яшь. Сарапул шәһәре.

Каролина Якарова, 5 яшь, Бима балалар бакчасы. 

 

“Иң үзенчәлекле чыршы“

Алинә Җиһаншина, 6 яшь, 1нче балалар бакчасы.

Айзат Садыйков, 6 яшь, 1нче балалар бакчасы.

Дана Семенова, 6 яшь, 1нче балалар бакчасы.

Альберт Ишимов, 5 яшь, Бима балалар бакчасы.

 

“Фантазия канатларында“

Марсель Шакиров, 5 яшь, Айгөл Шакирова, 16 яшь. Әгерҗе шәһәре.

Э.Минһаҗев, 14 яшь, коррекцион мәктәп-интернат.

Тимур Шестаков, 14 яшь, 2нче мәктәп.

Ульяна Веселкова, 6 яшь, 5нче балалар бакчасы.

Роман Баширов, 3 яшь, Бима балалар бакчасы.

 

“Великан чыршы“

Аяз Хөснетдинов, 5 яшь, 1нче балалар бакчасы.

Аидә Туганаева, 6 яшь, 1нче балалар бакчасы.

Элианна Кулышева, 6 яшь, 1нче балалар бакчасы.

Нурислам Абдуллин, 2 сыйныф, Тирсә мәктәбе.

Эмиль Мөхәммәтшин, 6 яшь, 8нче балалар бакчасы.

 

“Урман чибәре“

Виктория Петрова, 4 сыйныф, 4нче мәктәп.

Шамил Каюмов, 3 сыйныф, Кадыбаш мәктәбе.

 

“Чыршы уенчыклары“

Рамазан Мөстәхимов, 1нче балалар бакчасы.

Элиза Хәмидуллина, 1 сыйныф, Исәнбай мәктәбе.

Элина Ибраһимова, 6 яшь, 1нче балалар бакчасы.

ххх

Кырынды китапханәсенең “Оста куллар“ түгәрәге әгъзалары махсус призларга ия булдылар. 

Җиңүчеләрне Кыш бабай күчтәнәчләре һәм Мактау грамоталары, ә барлык катнашучыларны Рәхмәт хатлары көтә. Редакциягә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев