Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

Татарстанда янгыннарда соңгы 5 елда 30 бала үлгән

Һәлак булганнарның күбесе 6 яшькә кадәрге балалар

2022 ел башыннан төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган балалар саны-җиде. Бу хакта Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Балалар һәлак булган яки имгәнү алган янгыннарның күпчелеге ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, балалар шуклыгы, мич һәм газ приборларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү белән бәйле», – диде Трущин.

Һәлак булганнарның күбесе 6 яшькә кадәрге балалар. Быел Россия территориясендә 93 бала һәлак булган, шуларның 54е шәһәр җиренә туры килә.

Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин билгеләп үткәнчә, янгын аркасында зыян күргән балаларның күпчелеге Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләренә, шулай ук Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Чистай һәм Түбән Кама муниципаль районнарына туры килә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев