Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйге

“Әтием – гаилә терәге“ бәйгесе җиңүчесе кем булды

23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышлап “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе балалар арасында “Әтием – гаилә терәге“ дигән темага иҗади бәйге игълан иткән иде. Жюри, әлеге бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде.

Беренче урында – 1нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Эльвина Ибраһимова, икенчедә – Яңа Бәзәкәдән Данияр Гыйльмегаянов, өченчедә – Иж-Бубыйдан Фәнзил Мусин. Аларга “Ак калфак“ бүлекчәсе бүләкләр әзерли. Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак. 

Сезнең игътибарга Эльвина Ибраһимованың хатын тәкъдим итәбез.

  Безнең өчен янып яши

Әти, әтием, әткәй… Кеше өчен иң кыймәтле, иң кадерле сүзләр бу.

Әти төннәрен дә, көндезләрен дә безнең өчен борчыла. Ул нинди генә эшкә тотынса да барысы да безнең өчен дип эшләнә. Әтиебез ачуланса да, без үпкә сакларга тырышмыйбыз. Чөнки аның һәр сүзе без яхшы, кешелекле, тырыш булып үссен өчен киңәш буларак әйтелә.

Әтием Ренат ИБРАҺИМОВ Балтач авылында туган. Ул бик шаян малай булган. Үзенең дуслары белән кышын түбәдән дә сикергән, велосипедка атланып елга буена төшеп су да коенган, көтүдә сыерларны да куып йөргән. Шук-шаян булса да, укуда сынатмаган ул. Һәр фәнне тырышып үзләштергән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, ТР Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик академиясенә укырга кергән. Ул күп еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды, аның белән җитәкчелек итте, райондашлар арасында олы хөрмәт яулады.

Әтием Ренат белән әнием Ләйсәннең гаилә корып яши башлауларына 15 ел булды. Алар гаиләдә без ике баланы – мине һәм энем Тимерланны тәрбияләүгә зур көч һәм тырышлык куялар.

Матур көннәрдә әтием мине, энемне, әниемне алып табигатькә чыгарга ярата. Кармак белән балык тоту, фотоаппарат белән ауга бару, көймәдә йөзү – аның яраткан шөгыльләре. Җаваплы вазифа башкарганлыктан, әтиемнең ял көннәре генә сирәк була. Аның белән буш вакытны үткәрү – безнең өчен чын бәйрәм ул. Менә шундый көннәрнең берсендә әтием иртүк эшкә барып кайтты да, безне тиз генә тәмле йокыдан уятып Ижау шәһәренә алып китте. Без анда гаиләбез белән көне буе күңелле ял иттек. Бигрәк тә безгә боулинг уйнау ошады. Арыганлыгыбызны әйткәч тә әтиебез безгә җитди генә карап алды да: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – диде. Спорт белән шөгыльләнү, һәрвакыт хәрәкәттә булу – аның девизы.

 

Әти энем белән икебезнең дә мәктәп тормышы, дәрестән тыш эшләребез, укуыбыз белән һәрвакыт кызыксынып тора, һәрьяклап ярдәм итә. Ул – безнең өчен үрнәк. Бигрәк тә аны төгәллек, үз сүзендә тора белү, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар бизи.

Әтием безнең нинди генә очракта да кеше булып калуыбызны, аларның йөзенә кызыллык китермәвебезне тели. Балачагыбыз күңелле, файдалы үтсен дип безне үзебез теләгән спорт секцияләренә йөртергә дә иренми. Кечкенә генә уңышыбызга да чын күңелдән сөенә белә. Мин әтием белән горурланам, әтиле булу – нинди зур бәхет ул!

Эльвина ИБРАҺИМОВА,

1нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев