Ямурзадан Эльвина Исмәгыйлева "Татар кызы" бәйгесендә катнашкан

Кечкенәдән сәхнәдә җырлап-биеп үскән кыз
Чаллыда “Татар кызы“ республика бәйгесенең зона туры узды.
Анда унбер районнан килгән милли җанлы кызлар төрле номинацияләр буенча осталыкларын күрсәттеләр. Безнең район данын Ямурзадан Эльвина ИСМӘГЫЙЛЕВА яклады. Ул Чаллы педагогика университетының икенче курсында укый. Кечкенәдән сәхнәдә җырлап-биеп үскән кыз. Бәйгедә дә жюрига үзе яратып башкара торган бик матур җыр һәм бию бүләк иткән.
– Татар кызлары гомер-гомергә аш-суга оста булганнар бит. Бәйгегә дә бер милли ризык әзерләп алып килергә кирәк иде. Без мич коймагы пешердек. Күпереп пешкән тәмле коймагыбызны бик яраттылар, – ди Эльвинаны бәйгегә әзерләгән Ямурза клубы мөдире Чулпан Хикмәтуллина.
“Татар кызы“нда катнашучылар үзләренең шөгыль-мавыгулары турында да сөйләгәннәр, милли костюмнардан дефиле күрсәткәннәр. Татар теле, мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләргә багышланган интеллектуаль уенда да сыналганнар.
– Мин матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесенең зона этабында катнашуыма чиксез шат. Алдагы турга уза алмасам да, төшенкелеккә бирелмим. Мин бу бәйгедән бик күп файдалы мәгълүмат алдым, – ди Эльвина.
Районыбызның милләт җанлы кызын Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Диплом белән бүләкләгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 15:44Татарстанда нефть предприятиесендә ике кеше һәлак булган Урыннан видео чыкты10500
-
12 гыйнвар 2021 - 13:04ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Әгерҗедә булып китте
-
12 гыйнвар 2021 - 13:03Әгерҗедә чаналар фестивале гөрләде
-
22 гыйнвар 2021 - 16:02Әгерҗедә район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары уздыБима мәктәбе чаңгычылары беренче урын алдылар5300
-
22 гыйнвар 2021 - 21:23Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.290300
-
22 гыйнвар 2021 - 16:02Әгерҗедә район башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды Бима мәктәбе чаңгычылары беренче урын алдылар5300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:44Татарстанда нефть предприятиесендә ике кеше һәлак булган Урыннан видео чыкты10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика