Әгерҗедә балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла
Алдан язылырга кирәк
9 ноябрьдә район хакимияте бинасында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында халыкка хокукый аң-белем бирү һәм хокукый грамоталылык буенча эш оештырыла.
Бу көнне профилактика субъектлары бала хокуклары, опека һәм попечительлек, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре буенча түләүсез юридик консультация уздыралар. Алдан язылу өчен телефон: 23860.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев