Әфган бәрелешләрендә катнашкан якташыбызның шигырьләрен тәкъдим итәбез
Рамил Мөхәммәдиев 1963 елның 29 маеда Салагыш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, республика фәнни-методик үзәгенең халык иҗаты һәм мәдәни-агарту бүлеге карамагындагы курсларда рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә.
1983-1985 елларда Совет армиясе сафларында Әфганстанда хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп туган якка кайткач читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесының режиссура бүлегендә белем ала. Салагыш Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, мәктәптә шахмат түгәрәге җитәкчесе була. Спортка, әдәбиятка яшьтән үк гашыйк егет кулыннан каләмен берчакта да төшерми. Иң йөрәк өзгеч шигырьләре – Әфган җире, шунда күргән-кичергәннәре турында.
Кызганыч, каләмдәш дустыбызның безнең арадан мәңгелеккә китүенә дә күп еллар инде. Әмма аның йөрәк өзгеч шигырьләре – күңел түрендә. Бүген истәлекле көндә аның шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Кызалаклар
(Әфган егетләренә)
“Кызылаклар” – атмаган чәчәкләр,
Бөреләнгән яшьлек гөлләре.
Әткәй, әнкәй, туганнар өчен сез
Булдыгыз тик кайгы җилләре...
“Интер” бурыч үтәп, кемнәр өчен
Җан бирдегез Әфган илендә?
Кыю, батыр иде шуравилар,
Шурави ул – Дәри телендә.
Әткәләре, әнкәләре көтте,
Көтте дуслар, сөйгән ярлары.
Күпме кургаш табут, ә гарипләр?
Исәннәрнең күңел яралы...
Мин – Әфганда
Мин – Әфганда... И, Илаһым!
Самолеттан төшеп килүем.
Мондый сәер, шыксыз бу җирләрне
Гомеремдә тәүге күрүем.
Мин – Әфганда... Иң беренче адым,
Тик соңгысы була күрмәсен.
Безнең монда килгәнлекне берүк
Әҗәл дигән явыз белмәсен.
Белү генә түгел, көтеп торган...
Кан төсендә монда таңнар да.
Утка керде татар егетләре,
Нәфрәт, ачу янды җаннарда.
Уйламады алар чит җирләрдә
Кемнәр өчен газап күрәсен.
Солдат бит ул нәрсә, кешемени?
“Пушка ите” диләр, беләсең.
Үлеп калды күпме асыл ирләр,
Илгә “интер” хатлар агылды.
Күпме ата йортларына төнлә,
Йокы бүлеп, ишек кагылды.
Кайгы килде күпме аналарга,
Улы кайткач кургаш табутта.
Юалмады улын мескен ата
Мөселманча салып кабыкка.
Кызлар соңгы тапкыр ярларының
Чәчләреннән сыйпый алмады.
“Интер” бурычын үтәгәндә, диеп,
Ил түрәсе тагын алдады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев