Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә пенсионерлар өчен кызыклы ярышлар узачак

    Катнашырга чакырабыз

    2022 елның 6 февралендә «Талантлар салават күпере» балалар иҗаты йорты базасында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча XI Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узачак. Катнашучыларны теркәү 8.30 сәгатьтә, ярышлар 9да башлана.

    Җиңүчеләр Алабуга шәһәрендә узачак зона ярышларының 2 этабында катнашачаклар.

    Әгерҗе районының «Өченче буын» шахмат һәм шашка яратучыларын актив катнашырга чакырабыз.

    16+

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: