Гыйбрәтле хәл: Кыңгыраусыз мәктәп еллары
Балачакның гүзәл бер мизгеле Хәтеремдә минем бүген дә. Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре Килгән көнем белем иленә. Кыңгыраулы мәктәп елларына Алып кайта мине уйларым. Укытучы апам дәшә сыман: Улларым сез минем, кызларым.
Бервакыт мине эш буенча Чаллыга жибәрделәр. Шоферның татар егете Азат исемле икәнен белә идем,тик бөтен аралашу привет, пока гына иде. Барасы юл ерак, ничек сүз башлыйм микән дип уйлап торганда, Азат үзе hава торышына зарланып алды. Чынлап та кем белэн сөйләшсәң дә мәңгелек тема бит: элек чирәм дэ яшелрәк, яңгырлар да вакытында ява иде...
Бара торгач, Әгерҗегә дә килеп җиттек. Азат радиосын кабызып, татар тапшыруларын эзли башлады. Эфирда - мәктәп темасы, алып баручы радио тыңлаучылар белән телефон аша мәктәп еллары турында әңгәмә алып бара.Укыганда булган байтак вакыйгаларны искә төшергәч, эфирда жыр яңгырады:
"Кыңгыраулы мәктәп елларына
Алып кайта мине уйларым.
Укытучы апам дәшә сыман:
"Улларым сез минем, кызларым"...
Танышым, нигәдер көрсенеп, радиосын сүндерде.-"Абый, сиңа бер гыйбрәтле нәрсә сөйлим әле, булган хәл",- дип башлады бу.
- Мин ун елдан артык бер татар егете белән тулай торакта яшәдем.Без беркайчанда ачуланышмадык,тату гына булдык. Яшьләребез дә бер тирә - утыз ике икебезгә дә. Җитмәсә, армиядә дә бер үк жирдә диярлек хезмәт иткәнбез. Июнь башы иде, үзең беләсең, авылларда сабантуйлар бит. "Әйдә, быел безнең авылга кайтабыз, ял итәрсең",- дип, Ирек бик кыстагач, барырга булдым. Икенчедән, минем туган авылга автобуслар йөрмиләр, ерак та.
Сабан туе татар-башкорт өчен көтеп алган бәйрәм бит. Мин, үзем катнашмасам да, көрәш карарга яратам. Еш кына зур гәүдәле, бик көчле күренгән егетләрне чандыр гына, буйга кечкенәрәкләр жиңә. Бәлки шуңа да кызыклыдыр. Ирек җырларга ярата,чиратка язылгач, миңа урындык китереп бирде. "Син кунак бит, утырып кара",- диде. Җайлап утырып, мавыгып көрәш карый башладым. Көрәшчеләр ял иткән арада күзем янымда гына чирәмдә утырган бик чибәр кызга төште. Үзем дә сизмәстән:
-Утырыгыз әле",- дип торып бастым.
-Әллә утырмас дисеңме? Рәхмәт инде, - дип утырды бу.
-Ирегез көрәшәмени?
-Юк ла инде,аптыратма яме, мин үзем генә - дип кискен генә әйтте.
Инде минем өчен көрәш карау икенче урынга күчте, бар уйларым - бу чибәрдә. Менә бит - бер күрүдә гашыйк булдым!
Кичке сабантуйны түземсезлек белән көтеп алдым. Исемен дә сорамадым, ичмасам, дип үкендем. "Минем янда чирәмдә утырган кызыл футболкалы, зәңгәр джинсалы матур кызның исеме ничек икәнен белмисеңме?- дип Иректән дә сорадым. "Күрмәдем шул, ихтибар итмәдем, безнең авыл кызлары барысы да матур",- дигән булды дустым. Менә шулай кызлардан оялып торсаң, ялгыз калуың да ихтимал, җитәр инде, тәвәккәл булырга кирәк дип үз-үземне үгетләдем. Күрү белән ничек сүз башлармын дип планнар корып куйдым.
Ниhаять, килде бит матурым.
-Урындык алып килмәдеңмени?- дип елмаеп, үзе миңа эндәште.Ә мин план буенча
-Исемегезне әйтсәгез иде - дип ычкындырдым. Каушап калганымны сизеп,
-Исемем Лилия,бу авылда яшим, әти-әнием белән,утыз яшьтә, кияүдә түгел.
-Тагын ниләр сорарсың? - дип, мине тәмам гаҗәпләндерде. Инде караңгы төште, клубтан кешеләр тарала башладылар. Бөтен кыюлыгымны жыйдым да,
-Лилия, әйдә елга буена төшәбез, мина сезнең авыл бик тә ошады - дидем.
Төне буе аңа үзем турында сөйләдем.
Лилия бүлдермичә тыңлады. Гомеремдә дә онытасым юк ул сихри төнне:искиткеч җылы, кошлар сайрый, күк йөзен тутырып йолдызлар җемелди, яңа туган айдан ниндидер гадәти булмаган яктылык сибелә дә, елга суын көмешкә әйләндерә. Су өстендә, көзгедәге кебек, икебезнең сүрәт чагыла.Лилиягә күтәрелеп карарга оялам,ә судагы кыздан күземне дә ала алмыйм. Таң атканчы җитәкләшеп йөрдек дип әйтү дөрес тә түгелдер бәлки, чөнки мин атлап түгел, очып йөрдем. Лилиядән беркая да аерыла алмаганымны аңладым. Оялуым да әллә кая югалды - биленнән кочтым да,гашыйк булганымны әйттем аңа.
- Әйдә, Ижауга бергэ китәбез, Лилиям, -дип пышылдадым.
- Ничектер, мин сина ышанам, авылдан да китәсем килә. Сәбәбен соңрак әйтермен яме. Алайса, хәзер үк минекеләргә кереп уйларыңны әйт - дигәч, әллә шаярта инде дип тә уйладым.Ирек кайтканчы тулай торактан бер татар әбисенә фатирга чыктык. Әйбәт кенә тора башладык.Иртән эшкә китәм, кичтән мине өйдә тәмле ашлар,чиста кием, Лилиям көтә. Бар да тәртиптә.Нәрсә кирәк инде тагын ир кешегә! Хуҗа әби хатынымны: "Каян таптың мондый уңган кызны? Кулыннан бар эш тә килә бит",- дип мактап кына тора. Ике кулына бер эш табарбыз дип тә ышандырды.Озакламый, Лилиям ШРМ (школа рабочей молодежи) мәктәбенә идән юарга керде.Кайвакытта башыма, ничек инде кинодагы hинд кызларыдай чибәр кыз утыз яшенә кадәр кияүгә чыкмаган, эш юк дип, шәhәргә дә китмәгән дигән уйлар килештерә иде. Бераздан хатыным хәзерге заманда урта белем кирәк дип, шул ук мәктәптә укый да башлады. Әлбәттә, аңа җиңел түгел иде: идән юу, дәресләр әзерләргә кирәк, тагын өй мәшәкатьләре, мин дә бар... Берничә тапкыр Лилиянең әти-әнисе, минекеләр дә бездә кунакта булып киттеләр. Узебез дә минем туган авылыма кайтып йөрдек. Ни өчендер хатынымның:"Безнең якка кайтып килик әле",- дигәне булмады. "Вакыты җиткәч, кайтырбыз",- дип әйтә иде.Көннәр,айлар уздылар. НиҺаять, Лилиям, авырлы булса да, имтиханнарны уңышлы гына биреп урта белемле булды. Июль аенда улыбыз туды. Әти булышлыгы белән машина да алып җибәрдек hәм Лилиянең авылына кайтып килергә булдык. Безне бик сөенеп каршы алдылар. Бабай оныгы кайтуга түрдә бишек элеп куйган. Әби белән бабай бала белән мәш килгән арада хатыным аттестатын чыгарып горурланып әнисенә тоттырды.Чәйләп алганнан соң, Лилия :"Чишмә суыннан чәй тәмлерәк була",- дигәч, мине тау итәгендәге чишмәгә суга җибәрделәр.
Авыл кешесенә бар да кызыклы бит, барысын да беләселәре килә. Юл буе очраган hәр кеше белән исәнләшергә,кемгә кайтканымны,кем икәнлегемне әйтергә туры килде.Чишмә янында судан кайтып килүче бер апаны очраттым. "Исәнмесез,кемгә кайттың,кем буласың?",- дип сорады."Гаяз абый белән Әминә апаның кияве булам",- дип җавап бирдем."Иии, шулай мени? Мин Лилиянең класс җитәкчесе идем, юньләп укымагач, вспомогательный мәктәпкә жибәрергә туры килде. Анда, ким дигәндә, ике төрле hөнәр бирәләр. Тормыш өчен менә дигән егетләр, кызлар чыгалар бит",- диде. Менә бит кайда икән хикмәт! Шул чак бар да аңлашылды.Ул укытучы апага берни дә әйтә алмадым. Судан кайткач, мунчага киттек.Хатыным сизгән сыман үзе сөйли башлады: "Мин алтынчы класста укыганда шушы авылга күчеп килдек.Классташ кызлар бик көнләштеләр, чөнки малайларга бик ошый идем мин.Төрлечә рәнҗеттеләр:бөтен гаепне миңа сылтадылар,китап-дәфтәрләремне ерта иделәр, гел бәйләнделәр,мәктәпне күрәсе дә килми башлады. Укытучылар да миңа карата ягымлы булмадылар, ышанмадылар.Әлбәттә икелеләр ала башладым. Беркемгә дә сөйләмәдем, зарланмадым. Шул мәктәпкә курыкмыйча киттем,бәлки анда мина бәйләнмәсләр...Мәктәп еллары шатлыксыз үтте минем өчен.Кайтасым килми шул мәктәп елларына.Синең белән очрашканчы үземне кимсетелгән итеп хис итә идем. Ярый әле юлымда син очрадың. Теге вакытта кичке сабантуйга чыкмассың дип шундый курыктым"...
"Ничек сине кичке мәктәпкә укырга алдылар соң, нинди документ белән?"-дип сорадым хатынымнан."Сара әби бик булышты бит, гомере буе шул мәктәптә эшләгән.Язмышымны түкми-чәчми сөйләгән идем аңа.Директор белән ничек килешкәннәрдер, белмим",- дип җавап бирде ул.
Азат тагын көрсенеп куйды:"Авылга кайткач, hаман да төрле сүзләр ишеттерәләр. Явыз кешеләр бар бит. Кеше ни сөйләсә дә миңа барыбер. Лилиямне яратам".
"Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайта мине уйларым. Укытучы апам дәшә сыман: Улларым сез минем, кызларым...
Шәфкать ГАНИЕВ.
Ижау-Тирсә.
Ганиев Шәфкать.
Ижау, Тирсэ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев