Халыкны үз транспортларын чүп контейнерлары янында калдырмауларын сорыйлар
Чүп күләме берничә тапкырга артты
Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга артты. «ГРИНТА» оешмасының төбәк операторы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды.
Чүп-чар җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, Әгерҗедә яшәүчеләр автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп контейнерлары янында калдырмаска тиеш.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен 1-10 гыйнварда кайнар линиянең дежур операторлары билгеләнде.
Әгерҗе районында дежур диспетчерларның контакт телефоннары:
8 967 378 90 09 (10 гыйнвар)
8 967 366 73 03 (8-9 гыйнвар)
Фото: "ГРИНТА" ҖЧҖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев