Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Шагыйрә Әлфирә Низамованың әфганчыларга багышланган шигыре

Исәнбайда яшәүче шигырь язу остасы Әлфирә Низамова бүгенге истәлекле көн – совет солдатларының Әфганстаннан чыгарылуына утыз ел тулу уңаеннан шигырь иҗат итте.

 

Әфган шавы әле тынмаган

Әфган шавы әле тынмаган, 
Ишетелә кыя, таулардан.
Шарлавыклар кайтавазлар сыман 
Ятып калган газиз уллардан...

 
Әфган шавы әле тынмаган, 
Җилләр, гүя, солдат тавышы. 
Ана йөрәгендә – җан җимеше,
Күзләрендә яши сагышы... 


Әфган шавы әле тынмаган, 
Кайнарланып ала “нокта”лар.
Хакын хаклап тагын кемнеңдер 
Корал тота безнең балалар...

 
Әфган шавы әле тынмаган, 
Ничә дистә еллар узса да. 
Әфганчының йөрәк ярасы ул 
Чәчләренә чаллар кунса да... 


Әфган шавы әле тынмаган, 
Тыныч түгел әле дөньялар... 
Ий, кешеләр, уяу булыгыз! 
Утка кермәсеннәр балалар! 
Яшь түкмәсен ата-аналар, 
Исән кайтсын солдат улыгыз! 
Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев