Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шигъри күчтәнәч: “Чәчәкләргә җил орынды“

    Чәчәкләргә җил орынды, Иңләп узды киң болынны. Тәмәй тауга бәрелде дә Тагын да кире борылды.

    Уйнады җил, ярсыды җил

    Яшел болын өсләрендә.

    Яңа чапкан печәннәрне

    Күккә чөйде өстәвенә.

     

    “Җил төнлеге“ ачык калды,

    Киек-җәнлек качып калды.

    Аландагы ялгыз каен

    Моңсу гына торып калды.

     

    Киң болыннар тынып калды,

    Күктә кара болыт калды.

    Җирне яшен камчылады,

    Яуды яңгыр тамчылары.

     

    Иңде җиргә, яңгыр булып,

    Давыл алып килгән болыт.

    Кояш чыкты, нурлар чәчте,

    Җил-давылны оныттырып.

    Чыңгыз МУСИН.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: