Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Шигъри күчтәнәч: “Казлар йөри“

Авыл яме, авыл күрке – Казлар йөри көтү-көтү. Каңгыл-каңгыл, су өсләре Шундый матур, ак үзләре.

Борынгыдан килгән гадәт –

Туйга мендәр бүләк итү.

Әби-бабайлардан калган

Казлар тоту көтү-көтү.

 

Яшел чирәм... нинди рәхәт

Чыбык тотып бәбкә саклау!

Сары йомшак томшыкларны

Явыз тилгәннән яклау.

 

Әни булу килешеп тора

Түш киергән ана казга.

Сөенече эченә сыймый,

Ата каз да биеп ала.

 

Каңгыл-каңгыл, яшел чирәм...

Җәй көннәре шулай үтә.

Бәбкәләр каз булып үсә,

Кызлар җырлап өмә итә.

 

Каклана да, тозлана да,

Ай-һай, тәмле каз итләре.

Пар мендәрләр – ак хыялы

Җитеп килгән кыз-җилкеннең.

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев