Шигъри күчтәнәч: Тик авылда гына
Бездә генә, тик авылда гына Кичләр айлы, якты, йолдызлы. Исең китәр: шәһәр күкләрендә Шул ук аймы, шул ук йолдызмы?!
Алкасыман нәни ай эленгән
Инә очы кадәр йолдызлар...
Авылның бит хәтта карында да
Үзенә хас моңлы җыры бар.
Керт-керт басып киез итек белән
Кар өстеннән тик бер үтәсең.
Сизәсеңме, шушы үзгә җырның
Шәһәрләргә ияреп китәсен...
Ап-ак биек таулар, шугалаклар
Төшләреңә кереп йөдәтәсен.
Шәһәр урамында аклык эзләп
Сагышланып гомер итәчәксең.
...Ни дисәң дә, тик авылда гына
Төтеннән дә коймак исе килә...
Бата-чума атлы чана уза...
Тәрәз төпләрендә гөлләр көлә...
“Исәнмесез!” диеп һәр иртәдә
Иреннәр елмая, күзләр көлә.
Тик авылда гына кешеләрдән
Бер-берсенә җылы бөркелә.
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев